Шәһәр башлыгы Гаилә үзәге һәм Ленин дамбасы арасында ял итү зонасын булдыру шәһәрне төзекләндерүдә бизнес вәкилләре катнашында яхшы үрнәк булып торачагын билгеләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). “Казан” гаилә үзәге территориясен төзекләндерү проектын бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр.
Проект белән танышканнан соң шәһәр башлыгы Гаилә үзәге һәм Ленин дамбасы арасында ял итү зонасын булдыру шәһәрне төзекләндерүдә бизнес вәкилләре катнашында яхшы үрнәк булып торачагын билгеләде.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Архитектура һәм шәһәр төзү идарәсе башлыгы Владимир Фомин, ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева һәм территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнүче “ЮИТ” концерны вәкилләре катнашты.
Предприятиенең заказ бирүче хезмәте җитәкчесе Артем Павлюк Илсур Метшинга проект нигезендә Ленин дамбасы һәм “Казан” гаилә үзәге арасындагы 3 га мәйданлы территориядә ял итү зонасы булдыру планлаштырылганлыгын җиткерде. 2 га мәйданда автомат су сибү системасы булган газон җәеләчәк. Юл ягыннан зур булып үсә торган 3 рәт агачтан торган “яшел щит” булдырылачак, ул исә ял итүчеләрне магистраль ягыннан килгән тузаннан һәм машина тавышыннан саклаячак. Дамбадан анда исә пандуслы баскычтан төшеп булачак. Яр буе линиясеннән җәяүлеләр юлы салыначак, аның буенда эскәмияләр һәм чүп чиләкләре урнаштыралачак. Илсур Метшин җәяүлеләр зонасы буенда яктырту мәсьәләсенә дә игътибар итте.
“ЮИТ-Казан” ҖЧҖ генераль директоры Владимир Сорокин төзекләндерү эшенең беренче этабы Шәһәр һәм республика көненә, 30 августка тәмамланачагын билгеләде, “Яшел рекорд” кысаларында үз эченә агач утыртуны керткән икенче этап көзгә тәмамланачак.
Төзекләндерү проектын бюджет акчасыннан тыш, бары концерн инвестицияләре хисабына башкарыла. “Иң элек без монда мөмкин булган яшелләндерүне күздә тоттык, чөнки бу шәһәр үзәге һәм асфальт биредә болай да җитәрлек. Кешеләр монда килеп ял итсәләр, кызынып, туп һәм бадминтон уйнасалар иде”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
“Компаниягезгә рәхмәт белдерәсе килә. Предприятиеләрнең күбесе “Чәчәк ата торган Казан” проекты кысаларында шәһәребезне һәм предприятиеләрне бизәүгә бик теләп кушылды. Сез дә шәһәрне яшелләндерү эшенә лаеклы өлеш кертәсез. “Казан” гаилә үзәге янында ял зонасы булдыру – бизнесның шәһәр тормышында катнашуның яхшы мисалы булып тора”, - дип нәтиҗә ясады Татарстан башкаласы Мэры.