Айрат Гарипов Казан шәһәре Башкарма комитеты Финанс идарәсе башлыгы вазифасын калдырды
Илсур Метшин үз эшен яңа урында дәвам итәчәк Айрат Гариповка уңышлар теләде һәм шәһәр Мэриясе өчен әлеге вазифаның әһәмиятен билгеләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). Казан Башкарма комитеты Финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов вазифасын калдыра. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Илсур Метшин үз эшен яңа урында дәвам итәчәк Айрат Гариповка уңышлар теләде һәм шәһәр Мэриясе өчен әлеге вазифаның әһәмиятен билгеләде.
“Бу Башкарма комитет өчен дә, тулаем команда өчен дә төп позиция”, - дип ассызыклады Казан Мэры. – “Финанс идарәсен профессионал, шәһәр үсешендә кызыксынган һәм Татарстан башкаласының финанс корабын кайда алып барырга кирәклекне белгән тәҗрибәле кеше җитәкләвен теләр идек”.
Илсур Метшин Башкарма комитет Җитәкчесе Денис Калинкинга әлеге урынга конкурс үткәрергә кушты. Шәһәр башлыгы Казанның Финанс идарәсенең үзендә һәм башка комитетларда, ТР Финанслар министрлыгында һәм банк берләшмәсендә мондый белгечнең барлыгына ышанычын белдерде.