Казан Мэры казанлыларны “Китапфест”та катнашырга чакырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). Казанда 6-нчы июньдә Мәдәният елы кысаларында уйланылган җәйге урам фестивален ачып җибәргән “Китапфест - 2014” интерактив фестивале узачак.
"Китапфест - 2014” программасы хакында бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе барышында Казан Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева сөйләде.
“Бу фестивальне без шәһәр Ратушасында иҗади интеллигенциябез белән бергә уйлап чыгардык. “Китапфест” – зур кызыклы җәйге урам фестивале проектының бер өлеше”, - дип искә төшерде Казан Мэры Илсур Метшин, “Китапфест”ны булдыруны искә алып.
“Казаныбызда фестивальләр арта тора. Универсиадага әзерлек барышында без тулысынча спортка бирелү турында шелтәләр ишеткәләдек. Бу аңлашыла да: шундый зур халыкара чара әзерләгәндә, төп игътибар төзелешкә, спорт объектларына бирелде. Мәдәният елында балансны тигезләргә һәм шәһәр халкына тәнне генә генә түгел, рухны да ныгытырга тәкъдим ителә”, - дип сөйләде Казан Мэры.
Айгөл Горнышева хәбәр иткәнчә, фестиваль Туган тел көненә һәм Александр Сергеевич Пушкинның тууына 215-нче ел тулуга багышлана. “Китапфест” өч мәйданда узачак: ачык һавада – Сынлы сәнгать музее паркында һәм Лядской бакчасында, шулай ук Василий Аксенов музеенда.
“Мәйданны бизәүгә шәһәрнең яшь рәссамнары, фотографлары, дизайнерлары җәлеп ителде”, - дип билгеләде Мәдәният идарәсе башлыгы. Ул Сынлы сәнгать музее паркында программаны “Джазда бары балалар” коллективы ача, ә Лядской бакчасында 9 тематик аллея гамәлдә булачак, дип сөйләде.
“Китапханәләр аллеясында “Мин укырга яратам” дип исемләнгән флэш-моб, рольләргә бүлеп уку һәм буккроссинг (китап белән ирекле алмашу) узачак. Язучылар аллеясында Казанның һәм Мәскәүнең танылган әдәбиятчылары белән очрашулар, нәшерләр аллеясында – китап күргәзмәсе һәм китап сату, рәссамнар аллеясында – “Укый торган Казан” фотокүргәзмәсе һәм “Фантазия” джаз-оркестры чыгышы булып узачак. Шигъри авангарда аллеясында Велимир Хлебников иҗаты төп тема булып торачак”, - дип төп мәйданнарның эше хакында кыскача сөйләп узды Айгөл Горнышева.
Үз иҗаты белән бүлешергә әзер булучылар өчен “Ирекле микрофон” эшләячәк. Иң нәниләрне балалар иҗат остаханәсенә чакырачаклар.
Фестиваль 3 сәгатьлек бию марафоны һәм “Әдәби Казан” кичке экскурсиясе белән тәмамланачак дип планлаштырыла. Айгөл Горнышева фестиваль шәһәр халкы игътибарын җәлеп итәчәк һәм Казанның мәдәни вакыйгалар рәтендә үз урынын табачагына ышанычын белдерде.
Илсур Метшин китапка һәм укуга багышланган фестивальне үткәрү өчен яхшы мәйданчыклар сайлануын билгеләде. “Бу чын әдәби утрау – Лядской бакчасында Державинга һәйкәл, янәшәдә - Аксенов һәм Боратынский музейлары. Узып барышлый да кешеләр мәдәни атмосферага чума алачак”, - дип билгеләде ул.
Казан Мэры казанлыларны “Китапфест”та катнашырга чакырды.