Илсур Метшин балалар алдында супергерой образында чыгыш ясаган ТКХ һәм төзекләндерү хезмәткәрләренә креативлыклары өчен мактау сүзләре җиткерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Казандагы бәйрәм чараларында 50 меңнән артык кеше катнашкан. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бәйрәм берьюлы 31 мәйданчыкта барган, шул исәптән парк, сквер һәм ишегалларын да колачлап алган. Казан Кремле мәйданчыгында гына да ата-аналары белән 4 меңнән артык сабый булган. Биредә “Тормыш балачактан башлана” концерт программасы үткән. Шулай ук биредә “Без үзебезнең дуслыгыбыз белән көчле” халык биюләре фестивале үткән. Ләйлә Фазлыева Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында узган “Мәңгелек хәтер” һәм “Бәхетле планетадагы бәхетле балалар” акцияләре турында да сөйләп үтте.
Ул шулай ук 1-нче июньдә тәмәке тартуга каршы көрәш кануны гамәлгә кергәнлеген дә билгеләп үтте.
“Кырлай” паркында да шәһәр бәйрәме үткән. Оештырылган остаханәләрдә 12 меңнән артык сабый катнашкан.
Эшлекле дүшәмбедә “Казан супергеройлары” масштаблы проектының нәтиҗәләре буенча да фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре әкият персонажлары һәм комикслар киемнәренә киенеп, балаларны чисталыкны сакларга һәм туган шәһәребезнең матурлыгын сакларга чакырдылар.
“Кешеләрнең креативлыгына шаккатырлык! Афәрин! Безнең төзекләндерү предприятеләрендә, “Горводзеленхоз”, идарәче компанияләрдә эшли торган хезмәткәрләр арасында шуның кадәр артист булырлык һәм талантлы кешеләр бардыр дип уйламый идем”, - дип соклануын белдерде Казан Мэры Илсур Метшин. “Баштарак икеләнгән идем, профессиональ артислардыр болар дип уйладым, ә чынлыкта алар коммуналь хезмәт өлкәсе хезмәткәрләре булып чыкты, барысы да куелган бурычларын үти алдылар, балалар белән ихлас аралашып, үз рольләренә керделәр”, - дип тәэсирләре белән бүлеште Казан Мэры.
Аның сүзләренә караганда, балалар территорияне чистарту һәм төзекләндерүдә уен формасында гына катнашып калмаган, “супергеройлар” боларны һәр төнне эшләүләрен дә белгәннәр, мәсәлән, сулыклардан пластик шешәләрне алуларын. “Балалар башка чүпләмәскә сүз бирделәр”, - диде креатив акциянең нәтиҗәләреннән канәгать калган Илсур Метшин.