Казан Мэры Илсур Метшин укучыларны, аларның остазларын һәм ата-аналарын җиңү белән котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). “Куркынычсыз тәгәрмәч-2014” яшь хәрәкәт инспекторлары республика конкурсының гомумкоманда зачетында Казан укучылары 63 призлы урын алды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов бүген эшлекле дүшәмбе вакытында 177-нче номерлы мәктәп укучылары Татарстан данын Мәскәүдә узачак Россия ярышларында яклаячаклыгын хәбәр итте.
“Куркынычсыз тәгәрмәч-2014” яшь инспекторлар республика конкурсында Татарстанның барлык районнарыннан да 60 команда һәм 240 бала катнашты. Ярышлар Яр Чаллы шәһәрендә 21-еннән алып 23-нче майга кадәр узды. Конкурста Казанны 9 команда тәкъдим итте. “Ярыш нәтиҗәләре буенча Яңа Савин районының 177-нче номерлы мәктәбе 1 урынга чыкты. Икенче урын – Идел буе районындагы 19-нчы номерлы гимназиягә, өченче урын Вахитов районының 18-нче номерлы мәктәбенә эләкте. Шәхси зачетта Казаннан 6 кыз һәм 7 егет беренче дистәдә бара. 177-нче номерлы мәктәп Татарстан данын Россиядә яклаячак, ул исә Мәскәүдә июнь аенда уза”, - дип җиткерде Рөстәм Миңнеханов.
Шәһәр ЮХИДИ башлыгы статистика мәгълүматларын да җиткерде. Шулай итеп, Казанда 5 ай эчендә балалар һәм яшүсмерләр катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакатләре кимегән. “Без бу елны бер баланы да югалтмадык. Безнең балалар юлда үзеңне ничек тотарга кирәклекне өлкәннәрдән дә яхшырак беләләр. Куркынычсыз юл хәрәкәте турындагы мәгълүмат мәктәпләрдә сеңдерелә, Мәгариф идарәсе һәм Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә бердәм эш алып барыла”, - дип билгеләде Рөстәм Ибраһимов.
Казан Мэры Илсур Метшин балалар һәм яшүсмерләр катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәтләренә профилактик чаралар үткәрүнең әһәмиятлелеген билгеләп үтте. “Куркынычсыз тәгәрмәч-2014” – җирле инициативаларның берсе, мондый чаралар Россиянең һәр шәһәрендә дә үткәрелми. Балаларны юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәтә торган масштаблы, оешкан акция”, - дип нәтиҗә ясады Мэр һәм Казан укучыларын, аларның остазларын һәм ата-аналарын җиңү белән котлады.