Биредә укыту рус, татар, кытай һәм инглиз телләрендә алып барыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бала-Сити» полилингваль балалар бакчасында булды. Аны Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Татарстан Президентына экскурсия вакытында сөйләнгәнчә, «Бала-Сити» шәхси балалар бакчасы – укыту рус һәм татар телендә генә түгел, ә кытай телендә дә алып барыла торган беренче мәктәпкәчә белем бирү оешмасы. Белгечләр фикеренчә, сабый чактан тел йөртүчеләр белән аралашу чит телдә акцентсыз сөйләшергә мөмкинлек бирә, абстракт фикерләүне үстерә.
Шәхси балалар бакчасы проекты дәүләт-хосусый партнерлык принципларына нигезләнеп гамәлгә ашырыла. Муниципалитет бина биргән, ә инвесторлар төзекләндерү эшләрен башкарганнар. Нәтиҗәдә Сулл як Болак урамында 100 балалык балалар бакчасы эшли башлаган.
Татарстан Президенты бүген «Бала-Сити» балалар бакчасының чит ил укытучылары белән аралашты, балалар Рөстәм Миңнеханов өчен кытай телендә җыр башкардылар. Ул, үз чиратында, кытай теленең актуальлеген ассызыклады һәм балаларга аны өйрәнүдә уңышлар теләде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.