Ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). Бүген Татарстан Республикасында балалар өчен беренче стационар хоспис ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Балалар хосписын – көчәя барган каты авырулардан интегүче балалар өчен медицина оешмасын булдыру инициаторы - Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды. Төзелешнең беренче этабына хәйрия акчалары исәбенә 71 млн. сум җыелган һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 50 млн. сум бүленгән.
Академик Королев урамындагы яңа бинаның мәйданы – 3161,6 кв.м, Бина 12 ятак-урынга исәпләнгән, анда кирәкле процедура һәм медицина кабинетлары, гидромассаж ванна, ашханә бар.
Икенче этапта 19-25 яшьлек каты авырулар өчен хоспис ятаклар ачу планлаштырыла. Моның өчен 60 млн.сум кирәк булачак. Икенче этап бинасының мәйданы якынча 1661,1 кв.м. булачак, 18 ятакка исәпләнә.
Хоспис ачуда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты бу масштаблы хәйрия проектында катнашучыларга рәхмәт белдерде. «Бүген без изге эшне башлап җибәрәбез, - диде Р.Миңнеханов. – Монда карауга мохтаҗ балалар өчен әйбәт шартлар тудырылган».
«Киләчәктә эшмәкәрләр, иганәчеләр, хәйриячеләр хосписны игътибарларыннан мәхрүм итмәсләр, дип өметләнәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул хосписка ярдәм итүче хәйриячеләргә Татарстан Республикасы Президенты рәхмәт хатларын тапшырды. Хоспис ихтыяҗлары өчен Рөстәм Миңнеханов ашыгыч медицина ярдәме автомобиле бирде.
Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды башлыгы Владимир Вавилов үз чыгышында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевка, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка балалар хосписын төзүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
“CARE” халыкара хәйрия оешмасы вәкиле Юрген Бартольс яңа хосписның хәзерге заман таләпләрен үтәп булдырылганлыгын билгеләп үтте.
Кунаклар хосписны карап чыктылар, Татарстан Президенты җиһазландыруны һәм пациентлар өчен булдырылган уңайлыкны югары бәяләде.
Экскурсия барышында Татарстан Президенты «ТАИФ» ААҖ җитәкчелегенә Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында хоспис белән янәшәдәге Урицкий исемендәге паркны тәртипкә китерергә дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.