Казан Мэры Илсур Метшин “Йолдызлы велотөн” проектының җитди оештыру эше таләп иткәнен билгеләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). 31-нче май төненнән алып 1-нче июньгә каршы төндә Казанда 2700 катнашучы кабул иткән “Йолдызлы велотөн” узды. Чараның нәтиҗәләре хакында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе Евгения Лодвигова хәбәр итте.
Беренче Казан “Йолдызлы велотөн” чарасы Төркия, Италия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Ярославль һәм Татарстан районнарыннан велосипедчыларны берләштерде. Соңгы атнада теркәлгән катнашучыларың саны өч тапкырга арткан. Евгения Лодвигова сүзләренә караганда, катнашучыларның мондый санда булуы оештыручыларның үзләре өчен дә көтелмәгән булып чыккан.
“Велотөн чарасында гаилә, эш коллективлары катнашты. Акция катнашучыларны шул дәрәҗәдә берләште ки, финал ноктасыннан велосипедчылар иртәнге 8-гә кадәр таралырга ашыкмадылар. Икенче көнне социаль челтәрләрдә барлыкка килгән фикерләр кунаклар һәм башкала халкының канәгатьлеген раслый”, - дип билгеләде Е.Лодвигова.
Велотөннең уңышлы үткәрелешенә төрле шәһәр хезмәтләренең оператив эше ярдәм иткәнен, билгеләде ул. Чара үткәрелгән көнне велосипедчыларны ашыгыч ярдәм мотобайкалары, полиция машиналары һәм волонтерлар озата барды. Евгения Лодвигова барлык катнашучылар исеменнән рәхмәтен җиткерде, аеруча ЮХИДИ хезмәткәрләренең җайга салынган эшен билгеләп узды.
Казан Мэры Илсур Метшин “Йолдызлы велотөн” проектының җитди оештыру эше таләп иткәнен билгеләде. “Бу – зур планлы әзерлек эше таләп иткән креатив проект. Мине дә, оештыручыларны да велосипедчылар саны уңай яктан гаҗәпләндерде. Чараның бер үк вакытта спорт һәм мәдәни-агарту өлеше берләштергәне мөһим”, - дип билгеләде Мэр һәм ЭЭМ Идарәсе, ЮХИДИ, сәламәтлек саклау хезмәте, район администрацияләренә башкарылган эш өчен рәхмәтен җиткерде.
Тулаем алганда, шәһәр башлыгы фикеренчә, Татарстан башкаласы төрле чаралар кабул итү тәкъдимнәре көн саен артып торган дәрәҗәгә җитте. “Без үзебездә барлык чараларны кабул итә алмыйбыз, билгеле. Казанлыларга яңалык алып килгән проектларга өстенлек бирәбез” , - дип ассызыклады Мэр.