Бүләкләү тантанасы Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе эше башланыр алдыннан узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Бүген Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе эше башланыр алдыннан шәһәр Мэры Илсур Метшин шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшырды.
Намуслы хезмәте һәм Иске Татар бистәсе үсешенә саллы өлеш керткәне өчен, Казан файдасына башкарылган хезмәте аерым хөрмәтләү билгесе белән Линар Закиров бүләкләнде, ул өч елдан артык Иске Татар бистәсенең префекты булып торды һәм хәзер Бөгелмә районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкара. Казан Мэры аның казанышларын билгеләп үтте һәм хезмәтендә уңышлар теләде.
“Миңа иң дустанә, иң креатив командада эшли алу бәхете татыды”, - диде Линар Закиров һәм шәһәр Мэрына аның җитәкчелегендә өйрәнгән хезмәт күнекмәләре өчен рәхмәтен белдерде.
Физик культура һәм спорт үсешенә саллы өлеш керткәне өчен, Башкарма комитетның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Роман Ивачевка “Физик культураның атказанган хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.
Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе аппараты җитәкчсе Радик Шәфигуллинга, “җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген үстерүдәге казанышлары һәм Универсиаданы уздыруга әзерлеккә саллы өлеш керткәне өчен”, ТР Президентының рәхмәте белдерелде.
Намуслы хезмәте һәм чик буе контролен тәэмин итүе өчен, “Казан файдасына башкарылган хезмәте һәм батырлыгы өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән “Казан аэропорты”ның контроль-үткәрү пункты башлыгы Олег Тарабрин бүләкләнде.
Намуслы хезмәте һәм Казан халкын транспорт белән тәэмин итүне камилләштерүгә саллы өлеш керткәне өчен, Мактау грамотасы белән шәһәрнең “Юл хәрәкәте идарәсенең автоматлаштырылган системасы” муниципаль учреждениесе директоры Ренат Кәлимуллин бүләкләнде.