Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе барышында депутатлар Казанның торак-коммуналь хуҗалыгы үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе барышында депутатлар Казанның торак-коммуналь хуҗалыгы үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм күпфатирлы йортлар идарәсе өлкәсендә законнар чыгара торган инициативалар әзерләү кирәклеге турында карар кабул ителде.
Казанның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин әлеге өлкәнең шәһәрдәге гадәти эшчәнлек өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
Искәндәр Гыйниятуллин соңгы елларда торакка капремонт ясау буенча Казанның Россиядә лидерлар рәтендә баруын да искәртте. 6 ел эчендә 1550 йорт норматив халәткә китерелгән, бу исә бөтен торак фондның өчтән бер өлеше дигән сүз. Ремонтланган йортларда 294 мең казанлы яши.
Искәндәр Гыйниятуллин китергән мәгълүматларга караганда, “программаны тормышка ашырган вакытта 809 йортның түбәсе тиешле халәткә китерелгән, 808 йортның – үзәк җылыту системасы, 813 йортның – салкын су белән тәэмин итү системасы, 196 йортның – кайнар су белән тәэмин системасы, 817 йортның – су чыгару системасы, 787 йортның – электр белән тәэмин итү системасы, 312 йортның – баскыч урнашкан җирләре ремонтланган, 1505 лифт (30%) алмаштырылган”.
Искәндәр Гыйняитуллин шулай ук үткән җылылык бирү сезоны турында да сөйләп үтте: әлеге сезонның тыныч һәм гадәттән тыш хәлләрсез үтүен, 21 котельныйга реконструкция ясалганлыгын искәртте. Киләчәктә планлаштырылган эшләр турында да сүз булды: масштаблы программаны эшләтеп җибәрү күздә тотыла, аның кысаларында 1357 йорт шәхси җылыту системасына күчәчәк, бу исә энергияне куллануны түбәнәйтүгә китерәчәк.
Ул шулай ук көнкүреш калдыкларын җыю, чыгару һәм утильләштерү өлкәсендәге уңышлар турында да сөйләп үтте. 2013 елда калдыкларны селектив җыю программасы башланганлыгы искәртелде.
“Ачык Казан” проектының уңай нәтиҗәләрен дә билгеләп үтте Торак-коммуналь хуҗалыгы рәисе, аның аша кешеләр үзләренең шикаятьләрен оператив рәвештә җиткерә ала. Аерым идарәче компанияләрдә кулланыла торган видеокүзәтү системалары да уңай яктан бәяләнде.
Шулай да әлеге өлкәдә җитешсезлекләр дә бар: Казанда 3 ел эчендә коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 63%-ка арткан. Торак йортны карап тоту өчен (торак хезмәтләре) шушы вакыт эчендә 7%-ка арткан. Әлеге хезмәтләргә тарифларның индексациясе инфляциядән күпкә калыша.
Шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең тулысынча башкарылып бетмәве һәм күзәтү органнарының даими тикшерүләре дә (Вахитов районының бер идарәче компаниясен генә дә 2013 елда 279 тапкыр тикшергәннәр) искәртелде.
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисенең докладын тыңлаганнан соң, депутатлар Татарстан башкаласында торак хуҗалыгы һәм коммуналь комплексны камилләштерү һәм үстерү буенча планлы һәм максатчан эш барылганлыгын билгеләп үттеләр. Шуның белән бергә әһәмиятле юнәлешләр, аерым алганда торак йортларга капиталь ремонт ясау һәм авария хәлендәге торактан халыкны күчерү, шулай ук шәһәрне энергия ресурслары белән тәэмин итүнең яңа схемаларын эшләү буенча эшне дәвам итәргә кирәклек билгеләнде. Депутатлар күпфатирлы йортлар системасын камилләштерү өлешенең законнар җыелмасы инициативасы буенча тәкъдимнәр кертү кирәклеген билгеләделәр.
Казан Мэры Илсур Метшин ТКХ шәһәр тормышындагы иң проблемалы өлкәләрнең берсе булып торуы белән килеште. Проблемалы мәсьәләләр һаман да бер үк: тарифларның үсүе һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты канәгатьләнерлек түгел.
Шәһәр җитәкчесе ТКХ өлкәсендә алып барылган эшнең уңай нәтиҗәләрен дә билгеләп үтте. “Әлеге өлкәдә берни дә эшләнми дияргә беркемнең дә теле әйләнмәс. Башкарылган эшләр күләменең конкрет саннары китерелде. Әмма башкарыласы эшләрнең башкарылганнарыннан күпкә күләмлерәк буласын онытмаска кирәк. Безне зур эшләр көтә”, - дип билгеләде Илсур Метшин.