Татарстан башкаласында бу ел ахырына Мәгариф хезмәткәрләре йортын төзеп бетерергә ниятлиләр. Заманча мәгариф мәйданчыгында тәрбиячеләр һәм укытучылар һөнәри осталыкларын арттыра, мәгариф ветераннары һәм алдынгы хезмәттәшләре тәҗрибәсен үзләштерә, актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыша алачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Эшләр тәмамланып килә, төзелешне ел ахырына төгәлләрбез дип уйлыйм. Бу башкалабызның директорларын һәм аларның урынбасарларын, методистларны һәм укытучыларны әзерләү, яңадан укыту, һөнәри осталык алу буенча ресурс үзәге булачак. Без аны иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу урыны итәрлек заманча мультиҗиһазлар белән тәэмин итәчәкбез», – диде шәһәр башлыгы.
Мәгариф хезмәткәрләре йорты янындагы территориядә укытучы скверы ачылачак. Ул Подлужная урамын һәм Кремль яр буен тоташтырачак. Һәйкәл иҗтимагый киңлекне бизәр дип саный белгечләр.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, мәгариф өлкәсе төрле этаплар кичергән – финанс яктан кыенлыклар туган вакытлар да булган. Әмма бүгенге көндә федераль дәрәҗәдәге илкүләм проектлар, төрле бәйгеләр һәм грантлар хәлне яхшырта. Татарстан төзелә торган мәктәпләр саны буенча да башка төбәкләр өчен үрнәк республика санала. Татарстан Республикасы рәисенең мәктәпләрне капиталь төзекләндерү һәм матди-техник яктан тәэмин итү программасы уңышлы гына гамәлгә ашырыла.
«Балаларыбызның заманча белем алуы, укытучыларның уңайлы шартларда эшләве өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырыла. Мөгаллимнәребез – республикабыз һәм Идел буе төбәкләрендә генә түгел, ә бәлки чит өлкәләрдә дә төпле белем бирү юнәлешендә дан тотучы чын остазлар. Алар яраткан һәм газиз балаларыбызның сәләтләрен ачарга ярдәм итәләр һәм әлеге эшне чын күңелдән, яратып башкаралар. Киләчәктә дә укыту эшчәнлегенә игътибар көчле булачак, бу безнең эштә иң төп өстенлекле юнәлешләрнең берсе», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы башкаласында яңа Мәгариф хезмәткәрләре йорты шәһәр мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча ачылачак. 950 кв.м мәйданлы бинада конференцияләр залы, педагоглар өчен иҗади лабораторияләр, күпфункцияле актлар залы, рекрутинг-үзәк, студияләр һәм төрле эш зоналары каралган.