Казанның Идел буе районындагы 11 нче балалар поликлиникасының филиалында төзелеш эшләре тәмамланды. Медицина учреждениесе 10 мең балага исәпләнгән. Биредә «Идел киңлекләре» торак комплексында яшәүчеләргә дә медицина хезмәте күрсәтеләчәк. Сәламәтлек саклау учреждениесе «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Әлеге бина Казанда флюорография тикшерүен балалар турыдан-туры поликлиниканың үзендә уза ала торган беренче медицина учреждениесе булачак. Яңа поликлиникада гомуми һәм аерым бер юнәлеш буенча эшли торган бүлекләр, рентген кабинеты, лаборатория, травматология бүлеге, ультратавыш диагностикасы кабинеты, сәламәтлеге чикле авыруларга ярдәм бүлеге халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Казан мэры Илсур Метшин медицина учреждениесенең әзерлеген бәяләде.
«Илкүләм проектлар безнең тормышыбызны һәм табибларның, шәфкать туташларының эш шартларын үзгәртә. Әлеге бинага ихтыяҗ бик зур иде, халык саны артканнан-арта бара. Биредә яшәүче мәктәп укучыларыбызның һәм балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең саны 10 меңнән артып китте. Яңа сәламәтлек саклау учреждениесе өч мәктәпкә һәм тугыз балалар бакчасына хезмәт күрсәтәчәк. Шартлар искиткеч! Бу, чыннан да, тормышка ашырылган зур хыял! Монда заманча дәвалау ысулларыннан алып вакытында профилактика чараларын үткәрү өчен барлык шартлар да булдырылган. Кабинетлар иң соңгы заманча медицина җайланмалары белән җиһазландырылган. Һәм аларның барысы да үзебездә, Россиядә җитештерелгән булуы кәефне тагы да күтәрә. Әлеге җирлектә үсеп килүче яшь буын әти-әниләрен сәламәт булулары белән сөендерер дип өметләнәбез. Табибларга эшләрендә уңышлар, балаларга исә ныклы сәламәтлек телим! Әлеге бинаны торгызуда катнашкан барлык эшчеләргә, бигрәк тә намус белән эшләгән төзүчеләргә рәхмәт», – диде шәһәр мэры Илсур Метшин.
11 нче балалар поликлиникасы составына торак йортларның беренче катында медицина хезмәте күрсәтергә яраклы итеп җайлаштырылган алты филиал (Павлюхин, Карбышев, Бакый Урманче, Авангард урамнарында, Мирный бистәсендә һәм Нефть базасында) керә. Биредә яңа торак комплекслар төзелгәнгә күрә, 10 ел эчендә балалар саны 48% ка арткан. Яңа поликлиника «Идел киңлекләре», Кояшлы шәһәр, Азамат, Ферма-2, «Гаилә» торак комплексында (М14), Палитра, Тулпар, «Сандугач куаклыгы» һәм «Әкияти урман» микрорайоннарында яшәүче балаларга медицина хезмәте күрсәтәчәк. Моннан тыш, өч мәктәп укучылары һәм тугыз балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әлеге медицина учреждениесенә беркетеләчәк. Табиблар бер смена вакытында 200 баланы кабул итәчәк. Балаларны 60 табиб һәм 72 урта медицина хезмәткәре дәвалаячак.
3,4 мең кв.метр мәйданлы бина кыска вакыт эчендә төзелеп беткән: төзелеш агымдагы елның гыйнварында башланган һәм август ахырында тәмамланган.
Өч катлы сәламәтлек саклау учреждениесе беренчел һәм махсус аерым ярдәм күрсәтү өчен кирәкле барлык әйберләр белән дә җиһазландырылган. Беренче катта ашыгыч ярдәм, процедура кабинетлары, травматолог, йогышлы авырулар буенча белгеч һәм яраларны бәйләү бүлмәләре урнашкан.
Икенче кат дәвалау-диагностика хезмәтләре өчен каралган. Биредә аерым бер юнәлеш буенча эшли торган белгечләр: офтальмолог, балалар гинекологы, уролог, невролог, психиатр, кардиолог, хирург, эндокринолог, отоларинголог һәм стоматолог кабул итәчәк. Ультратавыш диагностикасы кабинеты һәм конференц-зал шулай ук икенче катта урнашкан. Өченче катта җиде кабинет педиатрия хезмәтләре өчен каралган. Прививка ясау кабинетын, табиб-эпидемиолог һәм аллерголог кабинетларын, клиник анализлар тикшереләчәк лабораторияне өченче катта табарга була.
Яңа поликлиникада беренче тапкыр III–IV группа патоген биологик агентлар белән тикшеренүләр үткәрә торган микробиология лабораториясе ачылган. «Бу балалар поликлиникасы өчен бик зур алга китеш. Күз алдына китерәсезме, без микроорганизмнар белән эшли алачакбыз, әлеге бинада энтеробиоз авыруын ачыклау мөмкинлеге булдырылды. Ә бу бит балалар бакчасына керү чорыннан алып 10 яшькә җиткәнче иң кирәкле анализларның берсе», – дип фикерләре белән уртаклашты яңа 11 нче балалар поликлиникасының баш табибы Анжелика Бригаднова.
Әлеге бина Казанда флюорография тикшерүен балалар турыдан-туры поликлиниканың үзендә уза ала торган беренче медицина учреждениесе булачак. Процедураны безнең илдә эшләнелгән «Ренекс-РЦ» рентген аппаратын кулланып үткәрәчәкләр. Элегрәк филиалларга беркетелгән балалар туберкулез авыруына каршы профилактик тикшеренү чараларын Республика балалар клиник хастаханәсендә, йогышлы авырулар хастаханәсендә һәм башка учреждениеләрдә узарга мәҗбүр булган.
Сәламәтлекләре чикле балалар, социаль куркыныч хәлдә һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар, шулай ук махсус хәрби операциядәге сугышчыларның балалары өчен аерым участок бүлеп биреләчәк. Алар белән аерым табиб һәм шәфкать туташы эшләячәк. Медицина хезмәткәрләре аларның торышын күзәтеп, зарури булганда кирәкле ярдәм күрсәтәчәк. Социаль куркыныч хәлдә һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны табиблар, вәзгыятьнең катлаулылыгына карап, ай саен һәм квартал саен өйгә килеп тикшереп торачак.
Поликлиника территориясендә парковка, уен мәйданчыгы һәм уңайлы көтү зоналары булдырылган. Бина эче ачык төсләр белән бизәлгән, һәр кат өчен аерым төс сайлап алынган. Төсләр вак кына детальләрдә дә кабатлана, мәсәлән, күрсәткечләр һәм баланы биләү урыннары бер үк төсләргә буялган. Шулай ук һәрбер катта барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган ана һәм бала бүлмәсен очратырга була.
Исегезгә төшерәбез, бу елны Казанда «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында «Весна» торак комплексында 20 нче шәһәр поликлиникасы филиалы, ә Совет районының Вишневка бистәсендә табиб амбулаториясе төзеләчәк.