Казанда 2025 елга «Безнең ишегалды» республика программасы 100% ка үтәлгән: барлык планлаштырылган 464 ишегалды ремонтланган. Әмма ишегалларында үзгәрешләр республика программалары буенча гына бармый. Халык инициатива күрсәтә һәм территорияне үз көчләре белән төзекләндерә торган ишегаллары бар. Мондый активлыкның ачык мисалы – Дубравная урамындагы 3, 3а, 5 һәм 7 нче йортларның төзекләндерелгән ишегалды. Яшәүчеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә биредә яңа кече архитектура җиһазлары, урам китапханәсе һәм хәтта ачык һавада кинотеатр барлыкка килгән. Үзгәрешләр спорт зоналарына да кагылган: балалар һәм футбол мәйданчыклары төзекләндерелде. Яңартылган ишегалдына халык чакыруы буенча Казан мэры Илсур Метшин килде.
«Халык идарәче компания белән берлектә төзекләндерү буенча бик зур эш башкарды. Монда барысы да зур кайгырту белән эшләнгән. Бу ишегалдында актив һәм дус кешеләр яши, алар үз ишегалдына һәм туган шәһәрләренә битараф түгел. Минем монда беренче тапкыр гына булуым түгел, без бу йортларда яшәүчеләр белән шәхсән таныш. Мондый инициативалы казанлылар күбрәк булсын иде», – диде Илсур Метшин.
Дубравная урамындагы 3, 3а, 5 һәм 7 нче йортлар 1980 нче елларда ук төзелгән. Биредә 1,5 мең кеше яши, шуларның 600е – балалар. Ишегалды төзекләндерү программасына эләкмәгән. Шуңа да карамастан, уртак тырышлык һәм «РАН Сервис» идарәче компаниясе ярдәме белән халык мөстәкыйль рәвештә тәртип урнаштырды һәм чын-чынлап уңайлы территория булдырды.
«Берничә ел элек безнең йортны ремонтладылар – тәрәзәләрне, торбаларны алыштырдылар, һәм без матур, уңайлы йорт янындагы территориянең дә яңартылуын теләдек», – дип сөйләде Дубравная урамындагы 3 нче йорт буенча өлкән яшәүче Рафаэль Кәлимуллин.
2015 елда ук торак милекчеләре карары белән биредә балалар мәйданчыгы төзекләндерелгән. Быел гомумйорт җыелышында халык йорт яны территориясен яңарту буенча өстәмә эшләр башкару турында килеште.
Шуның нәтиҗәсендә биредә ачык кинотеатр барлыкка килде. Хәзер монда экран белән махсус сәхнә җиһазландырылган. Ачык һавада фильмнарны уңайлы карау өчен чирәм җәеп куйдылар.
Ишегалдының үзенчәлеге – «Дуслык» остаханәсе, ул ремонтланган диңгез контейнерында ачылды. Хәзер монда тормыш кайный: төрле яшьтәгеләр өчен мастер-класслар үткәрәләр. Балалар кошлар өчен җимлекләр җыярга һәм язарга өйрәнә, ә өлкәннәр МХО сугышчылары өчен яшеренү ятьмәләрен үрүне үзләштерә. Остаханә янында дүрт ятаклы һәм декоратив яктырткычлы ял итү зонасы бар. Яшьләрнең иҗаты өчен остаханә артына рәсем ясау өчен махсус такталар куйдылар. Шулай ук халык «Ирекле куллар» урам китапханәсеннән файдалана ала.
Җиңү юбилеена багышланган бизәү идеясе заманнар бәйләнешен берләштерә – легендар баһадирлардан алып безнең замандашларыбыз-геройларга кадәр. Ишегалдында Бөек Ватан сугышы солдатының, МХО сугышчысының һәм Илья Муромецның агач фигуралары күренде. Иске сәнгать объектлары – агач мотоцикл һәм танк торгызылды. Ишегалдының күренешен кунакка чакырылган рәссамның эше тулыландырды: ул подстанциянең диварларын матур рәсемнәр белән бизәде, уйнаган балаларны ясап куйды. Халык җыйган икенчел чималдан ишегалдында «Җиңүгә 80 ел» сәнгать объекты һәм яңа эскәмияләрнең берсе барлыкка килде. Сүз уңаеннан, өмәләрне һәм макулатура җыюны халык елына ике тапкыр оештыра.
«Халыкның инициативасы аркасында эшләргә күпкә җиңелрәк булды. Алар катнашыннан башка уйланганнарның барысын да тормышка ашыру шактый катлаулырак булыр иде. Барлык карарларны бергә – гомумйорт җыелышлары, актив яшәүчеләр белән очрашулар аша кабул итәбез. Бу чын уртак максат. Кешеләр читтә калмаганда, процесс тизрәк бара, ә нәтиҗә барысын да сөендерә», – дип билгеләп үтте «РАН Сервис» идарәче компаниясе директоры Рөстәм Әбдрәшитов.
Халык ишегалдын төзекләндерү буенча яңа идеяләр турында фикер алыша, шул исәптән йортларның берсенең фасадында мурал булдыру, велосипед парковкалары һәм шахмат өстәлләре урнаштыру.
«Ишегалдында җылы мохит тудырырга мөмкин, иң мөһиме, битараф булмаска. Шулай ук үз өстенә җаваплылык алырдай һәм үзе артыннан башкаларны ияртергә әзер булган кеше кирәк. Бездә шундый лидер табылды – рәис. Аның инициативасы белән өмәләр, ишегалды бәйрәмнәре башланды, һәм бу кешеләрне берләштерде», – дип сөйләде Дубравная урамындагы 3 нче йортта яшәүче Елена Бандурина.