Депутатлар 14 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Шәһәр Ратушасында Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе башланып китте. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин җитәкли.
50 депутатның 45-е сессиядә теркәлү узган, карар кабул итәр өчен кворум бар.
Депутатлар түбәндәге 14 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар:
Казан шәһәре торак-коммуналь хуҗалыгы үсеше турында;
Көнкүреш калдыкларын җыю, чыгару һәм утильләштерүне оештыру турында;
Казан шәһәренең энергия ресурсын саклау чаралары турында;
Казан шәһәрендә милләтара һәм конфессияара татулыкның торышы турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2014 елга һәм планлы чор 2015 һәм 2016 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәрендә муниципаль финанс контроле хакындагы положение турында;
Казан шәһәре Думасының “2014-2016 елларда Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның прогнозлы планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре территориясендәге көнкүреш калдыклары белән эшләү кагыйдәләре турында” карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәрендә реклама конструкцияләрен урнаштыру” карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Уставына үзгәрешләр кертү турында.
Төрлесеннән.