Аларның урнашу урыннары халык мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып эшләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Журналистлар урамы, 9 йортның квартал эчендәге территориясендә алып барылган төзекләндерү эшләре барышы белән танышты. Халык соравы буенча биредә универсаль спорт мәйданчыгы төзелеше башланган. Казанда бу елда 12 шундый мәйданчыкны кулланышка тапшыру планлаштырыла, бусы – шуларның берсе.
Татарстан башкаласы Мэрын Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, шулай ук “Сервис Гарант” идарәче компаниясе директоры Евгений Насыров озата йөрделәр.
Журналистлар ур., 11 һәм Ак.Кирпичников ур., 16 йортлары арасындагы буш территорияне төзекләндерүне җирле халык күптәннән сораган иде. Бу елда, аңа өчләтә игътибар юнәлтеп, территорияне комплекслы төзекләндерү карары кабул ителде. Беренчедән, республика программасы кысаларында биредә универсаль спорт мәйданчыгы урнаштырылачак. Икенчедән, мәйданчык янындагы квартал эчендәге юллар, шулай ук яндагы ишегаллары йорт яны территорияләренә капиталь ремонт ясау программасы кысаларында ремонтланачак. Өченчедән, “Сервис-Гарант” идарәче компаниясе акчасына аерым балалар бакчасы төзеләчәк.
Казан Мэры халыктан әлеге проект турындагы фикерләрен сорады һәм уңай җавап алды.
“Сезгә активлыгыгыз өчен рәхмәт җиткерәсе килә. Бу җир “майлы калҗа” кебек, күп кенә коммерсантлар аны алырга теләгән иде. Әмма сезнең үз дигәнегездә нык торуыгыз арасында, без сезне ишеттек һәм хәзер биредә берьюлы ике программаны тормышка ашырабыз – ишегалдына капиталь ремонт үткәрү һәм спорт мәйданчыгы төзелеше буенча. Идарәче компания дә безгә кушылды”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Проект нигезендә, Журналистлар урамындагы спорт мәйданчыгы берничә уен зонасына бүленәчәк, үз эченә резин катламлы волейбол һәм баскетбол кырларын алачак, шулай ук теләсә кайсы сезонда кулланып булырлык заманча ясалма катламлы футбол кыры да булачак. Биредә урам тренажерлары, турник һәм борыслар урнаштырылу көтелә.
“Республика һәм шәһәр көненә без барлык эшләрне дә тәмамларбыз, дип уйлыйм. Әмма сезгә үтенечебез бар – хат язу белән генә чикләнмичә, төзекләндерүдә, агач утырту, чәчәкләргә су сибүдә дә актив катнашсагыз иде. Һәм иң мөһиме – төзелгәннәрне сакларга кирәк. Биредә сезнең балаларыгыз һәм оныкларыгыз уйнаячак, шуңа да күп әйберләр аларны ничек тәрбияләүдән тора”, - диде Илсур Метшин.
Торакчылар биредә төзелеш алып баручы подрядчы оешма эшеннән канәгать булуларын җиткерделәр.
“Үз ишегалларында мондый спорт мәйданчыгы булдырырга теләүчеләр Казанда күп. Шуңа да әлеге мәйданчык сезне яшьлегегезгә алып кайтсын һәм күңелләрегезгә даими дәрт өстәп торсын иде”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Эшлекле сәфәр ахырында Мэр физик культура һәм спорт комитеты башлыгы Илгиз Фәхриевтан узган елда төзелгән 8 универсаль спорт мәйданчыгының ничек кулланылышы турында кызыксынды. Исегезгә төшерәбез, әлеге мәйданчыклар Универсиада объектлары төзелешендә актив катнашканы өчен алынган акчаларга төзелде. Илгиз Фәхриев билгеләп үткәнчә, аларның барысы да яхшы гына эшләп килә, бары тик өчесендә генә футбол өчен ясалма катлам булдырасы калган, аларда инде волейбол һәм баскетбол уйныйлар. Бу елда да программаны дәвам иттерү планлаштырыла, тагы 12 зур спорт мәйданчыгын төзеп бетерәсе бар. Кешеләр күпләп яшәгән урыннарны һәм балалар учреждениеләрен, халык мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, адреслар исемлеге булдырылган.
2014 елда спорт мәйданчыкларын төзү планлаштырылган адреслар исемлеге:
Копылов ур.,
Бичурин ур., 22
Мусин ур., 32 һәм 30 арасында
Краснококшайск ур., 178
Лейтенант Красиков ур., 16
Химиклар ур., 41а
Дубравная ур., 45
Салмачы бистәсе, Мир ур., 2а
Мирный бистәсе, Яңа Дәүләки ур., 90
Солидарность ур., 16, 18, 20, 22, 42-нче номерлы йортлар территориясендә
Чишмәле ур., 3-нче һәм 5-нче номерлы йортлар арасында
Журналистлар ур., 11 һәм Ак.Кирпичников ур., 16 йортлары арасында