Галимә Нәфисә Минһаҗева фикеренчә, әлеге территория чын шәһәр экопаркына әйләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Марьино күлен карады. Территорияне төзекләндерү кысаларында биредә яктырту җиһазлары, таш түшәлгән юллар, чүкеп яслган койма барлыкка килгән, күзәтү мәйданчыкларын булдыру өстендә эш алып барыла. Әмма иң мөһиме – тулы экологик тикшеренү комплексы уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча күлнең төбен һәм яр буен төрле чүп-чарлардан чистартуга, су һәм су-сазлык үсентеләре утыртылган һәм биоплато булдырылган.
Казан Мэры белән берлектә күл территориясен Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, КФУның география һәм экология факультетындагы су экосистемаларын оптимальләштерү лабораториясе җитәкчесе Нәфисә Минһаҗева, "Номос-Банк” вәкилләре, шулай ук “Вектр” ЯАҖ җитәкчеләре карады.
Нәфисә Минһаҗева Илсур Метшинга Марьино күленең иң әһәмиятле “яшел” төш булып торганлыгы, аның ярдәмендә Казанда кирәк булган экологик каркас булдыру мөмкинлеге турында сөйләде. “Яшел коридорлар” ярдәме белән күлне башка – якында урнашкан сулыклар белән тоташтырып була, шул рәвешле чын “яшел пәрәвез” барлыкка киләчәк, бу исә билгеле бер дәрәҗәдә районның экологиясен яхшыртырга һәм шәһәрлеләр ял итә алсын өчен яңа урын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Нәфисә Минһаҗева сүзләренә караганда, соңгы ике елда Марьино күле күзгә күренеп үзгәргән һәм күлнең бер өлеше булып торган сквер беренче шәһәр экопаркы булган. Аның сүзләре буенча, күлнең чистарту эшләре хәтта кыш көне дә туктап тормаган. Ләмнән чистартканнан соң, аэрация системасын урнаштырырга кирәк иде, ул күлне алты ноктада кислород белән тулыландыра һәм табигый җилләнүне тәэмин итә.
Шулай ук ярларны ныгыту һәм яшелләндерү буенча эшләр алып барылган. Безнең климатка туры килә торган тал, нарат, юкә, эрбет агачлары утыртылган. Сирень бульвары һәм каенлык утыртылган, күпләп чәчәклекләр һәм клумбалар ясалган.
Яр буенча куаклыклар һәм агачлар утыртылган. “Әгәр алар үсеп китсәләр һәм күл мәйданының 25%-н тәшкил итсәләр, сулыкта үз-үзен чистарта ала торган процесс башланачак”, - дип билгеләде Нәфисә Минһаҗева.
Марьино күле, зур булмаган мәйданы һәм тирәнлегенә карамастан, флора һәм фауна вәкилләренең күпләп урнашу урыны булып тора. Биредә үрдәкләрнең сирәк төрләрен очратырга мөмкин. Шулай ук башка төрле кошлар һәм җәнлекләр дә бар биредә, шуңа күрә күлдә коенү тыела.
Күлдә “Кызыл китап”ка кертелгән үсемлекләр дә җитәрлек. Тиздән яр буйларында үсемлекләр һәм алар турында мәгълүмат бирерлек аншлаглар булдырылачак.
“Хәзер иң мөһиме – булдырылганны саклау”, - дип белдерде Мэр.
“Биредә күлне торгызу һәм төзекләндерү эшләрен беренче булып “Горводзеленхоз” МУП хезмәткәре башлап җибәрә, шуңа да әлеге күл аның исемен йөртә. Табигатькә булган мөнәсәбәт ягыннан моны үрнәк итеп куярлык”, - дип сөйләде шәһәр җитәкчесенә Тимур Алибаев.
Илсур Метшин Марьино күлен торгызуда катнашкан кешеләрнең барысына да рәхмәтен белдерде, һәм шәһәрнең башка сулыкларында да шундый ук эш башкарырга кирәк, дип искәртте.