Казанлылар шәһәр җитәкчесенә мәгариф, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләренә караган төрле мөрәҗәгатьләр белән килгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин гражданнарны кабул итте. “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлегендә узган очрашуда 7 кеше катнашты, алар шәһәр җитәкчесенә мәгариф, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләренә караган төрле мөрәҗәгатьләр белән чыккан иделәр.
“Кояшлы шәһәр” микрорайонындагы 35-нче номерлы яңа мәктәп директоры Елена Глухарева һәм РФ Планер спорты федерациясе координаторы Иван Лямин Мэрга “Аэрокосмик мәгариф үзәге” проектын тәкъдим иттеләр, әлеге проектны мәктәп базасында 1-нче сентябрьдә ачу планлаштырыла. Бүгенге көндә шәһәрнең авиация предприятиеләре һәм Королевта космик очыш идарәсе үзәге белән хезмәттәшлек җайга салынган. Проект авторлары шулай ук Роскосмос җитәкчесе Олег Остапенконың шәхси ярдәм күрсәтергә вәгъдә биргәнен җиткерделәр.
“Аэрокосмик мәгариф үзәге” проекты Россиядә тиңдәшләре булмаган уникаль мәгариф мәйданчыгы булдыруны күздә тота. Үзәкнең базасында инженер, очучы һәм бүгенге көндә ихтыяҗ булган башка белгечлекләр буенча укыту планлаштырыла. Укучылар тарафыннан эшләнелгән кайбер проектлар инде МКС станциясендә тормышка ашырыла. Россия космонавтлары Казан укучылары белән олимпиадалар һәм конкурслар уздырырга, аларны “Звездный городок”ка укытырга чакырырга әзерләр. Киләчәктә балалар өчен аэрокосмик лагерь булдыру планлаштырыла. Шулай ук Елена Глухарева һәм Иван Лямин һәрбер мәктәптә дә һичьюгы бер генә булса да “космик” тренажер булдыру өчен көрәшәләр.
Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, мәктәптә үзәкне булдыру өчен барлык кирәкле шартлар да булдырылган, үсеш алган транспорт инфрструктурасы исә шәһәрнең төрле районнарыннан балаларга монда килеп өйрәнергә мөмкинлек булдыра.
Илсур Метшин әлеге проектны хуплады һәм попечитель советын булдыру, грантлар алу һәм мәктәпне республика программаларында катнаштыру мәсьәләләрендә ярдәм итәргә сүз бирде.
Казанлыларны шулай ук торак фонды мәсьәләләре дә борчый. Айвазовский урамы, 14-нче номерлы йортта яшәүче Евгения Артемова үзләренең йортларын капиталь ремонт программасына кертүне карарга сорап мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытка бинада агымдагы ремонт ясалган. Якын киләчәктә подъездлар өчен яңа ишекләр урнаштырылачак. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов сүзләренә караганда, әлеге йортка капиталь ремонт үткәрү 2017 елда гына планлаштырыла. Илсур Метшин халыкның проблемасы белән якыннанрак танышырга һәм мәьәләне контрольгә алырга сүз бирде.
Мэр белән очрашу барышында тузган һәм авария хәлендәге йортлардан күчү, ТКХ һәм төзелеш хезмәтләрен күрсәтү мәсьәләләре дә кузгатылды. Халыктан килгән мөрәҗәгатьләрнең берсе дә игътибарсыз калмады. Илсур Метшин проблемалар җентекләп өйрәнеләчәк һәм кулдан килгәнчә чишәргә тырышачакбыз, дип ышандырды.