Барлык чаралар да ЭЭМ, ЮХИДИ, ашыгыч ярдәм һәм янгын хезмәтләре контроле астында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). 1-нче июньдә Татарстан башкаласы Халыкара балаларны яклау көненә кушылачак. Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенеж социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева бүгенге эшлекле дүшәмбедә бу көнне Казанда уздырылачак чаралар турында сөйләп үтте.
Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар Татарстан башкаласында инде май ахырында ук старт ала. 27-нче майдан алып 3-нче июньгә кадәр “Подросток” клубының район филиалларында гамәли иҗат күргәзмәләре үтәчәк. Тематик күргәзмәләр шәһәрнең барлык китапханәләрендә дә ачылачак. Рәсем конкурслары оештырылачак.
22-нче майдан алып 30-нчы майга кадәр Казан стадионнарында яшь футболчыларның “Күн туп” рәсәйкүләм ярышларының шәһәр турниры уеннары үтәчәк. Биредә 500-дән артык яшь футболчы катнаша.
30-нчы майда һәм 1-нче июньдә Казан зооботаника бакчасы сабыйларны интерактив бәйрәмгә чакыра, әлеге чара Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе белән берлектә оештырыла. Биредә үк “Болгар радиосы”ннан оештырылган татар эстрада йолдызлары катнашлыгындагы концерт узачак.
Мәктәп лагерьларында әлеге көн уңаеннан төрле чаралар уздырылуы көтелә.
Майның соңгы көннәрендә “Казан” гаилә үзәге территориясендә балалар җыелма хорының һәм җыелма хореография төркеменең чыгышлары узачак.
1-нче июньдә “Волшебники лучезарного города” шәһәр бәйрәме узачак, ул Казан Кремле территориясендә оештырыла.
1-нче июньдә Җиңү паркында 3 яшьтән зуррак булган балалар өчен “Обгоняй-ка” велосипед ярышы оештырылачак, әлеге чарада 500-ләп бала катнашачак. Шушы көндә үк “Казан” гаилә үзәгендә “Коляскалар парады” үтәчәк. Казан Мэрына әлеге идея бик тә ошады.
Ләйлә Фазлыева балалар өчен ТКХ хезмәткәрләре дә гадәти булмаган сюрприз әзерләүләрен җиткерде. Урамга төрле мультфильм геройлары балаларны котларга чыгачак. Әлеге акция турында тулырак мәлүмат 1-нче июньгә якынрак көннәрдә билгеле булачак.
3-нче июньдә “Волга” халыкара лагере территориясендә онкология белән авыручы балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырыла. Бәйрәмгә бөтен Россиядән 200-дән артык бала чакырулы.
Барлык чаралар да ЭЭМ, ЮХИДИ, ашыгыч ярдәм һәм янгын хезмәтләре контроле астында узачак.
Казан Мэры Илсур Метшин төп игътибарын 1-нче июнь көнне ачылачак социаль әһәмияткә ия булган объектларның ачылышына юнәлтте. “Халыкара балаларны яклау көне – бөтен дөнья белән билгеләнеп үтелә торган әһәмиятле көн. Балаларны кайгырту, аларга гыйлем бирү һәм сәламәтлекләрен кайгырту шәһәр хакимияте эшчәнлегендә өстенлекле эшләрнең берсе булып тора. Җәйнең беренче көннәрендә Беренче республика балалар хосписы һәм Мәскәү районында Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең яңа бинасы ачылышы көтелә. Хоспис – ТР Президенты җитәкчелегендә тормышка ашырылган төзелеш. Биредә шәһәрлеләр дә, волонтерлар һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре дә катнаша. Әлеге проектка без алга таба да ярдәм итеп торачакбыз. Икенче яңа объект – Мәскәү районындагы Мәктәптән тыш эшләр үзәге дәүләт-хосусый партнерлыгы кысаларында тормышка ашырылган проект булуы белән кызыклы”, - дип билгеләп үтте ул.