Илсур Метшин шәһәр хакимиятенең әлеге юнәлештә барлыкка килгән барлык проблемаларны да чишәргә булышуына ышандырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). Казанда агымдагы елда төзелгән 3 балалар бакчасын якын киләчәктә кулланышка тапшырырга җыеналар. Калган балалар бакчалары 1-нче сентябрьдән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш. Графиктан калышкан подрядчылар башка җаваплы компанияләр белән алмаштырылырга тиеш.
Яңа балалар бакчалары төзелеше турындагы доклад белән Башкарма комитеты Җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Казанда 4200 урынга исәпләнгән 30 яңа балалар бакчасы төзелеше бара. Аларның 28-е – 2014 ел программасы буенча. 2 балалар бакчасы 2013 ел программасы буенча төзелеп бетеп килә һәм алар 2 атнадан соң кулланышка тапшырылачак. Моннан кала, бу елда бер балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрү каралган, ә 15 балалар бакчасында 300 урынга исәпләнгән өстәмә төркемнәр җиһазландырылган.
Боларның барысы да шәһәрдәге балалар бакчасына торган чиратны киметергә ярдәм итәчәк. Казан буенча яңа балалар бакчалары төзлеше эшләре 40%-ны, республика буенча – 37% тәшкил итә.
Азат Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, күпчелек төзелеш эшләре билгеләнгән график буенча бара. Шулай да артта калу очраклары да бар, аларның төп сәбәбе – берничә объектны берьюлы башлау сәбәпле, кайбер кирәк булган ремонт өчен кирәк-яраклар җитмәү. Балалар бакчалары төзелешенең графигы буенча аерым контроль алып барыла. Әгәр подрядчылар аркасында калышулар сизелә икән, шунда ук алар икенче компания белән алыштырылалар.
Илсур Метшин шәһәр хакимиятенең әлеге юнәлештә барлыкка килгән барлык проблемаларны да чишәргә булышуына ышандырды.
“3 балалар бакчасының кулланышка тапшырылуы сөендерә. Безнең 3 ай калып бара, әле нигезе генщ күтәртелгән объектлар зур курку уята. Әгәр төгәл сроклар вакытында эш башкарылмый икән, подрядчыларны алмаштыра аласыз. Балалар бакчасындагы һәр урынны сабый һәм аларның ата-анасы көтә. Әлбәттә, проблемалар була тора һәм аларны чишәргә кирәк. Көз башына барлык балалар бакчалары да тапшырылырга тиеш. Балалар бакчасы төзелешенә кагылышлы барлык мәсьәләләр дә даими контрольдә булырга тиеш”, - дип билгеләде Илсур Метшин. 2014 елда ТР башкаласында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү дә дәвам тәчәк.
25 мәктәпнең җылылык бирү системаларына ремонт үткәрү көтелә, шулай ук Ю.Фучик ур., 135 адресы буенча урнашкан ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә реконструкция булачак.
Илсур Метшин җылылык белән тәэмин итә торган һәм җылылык челтәрләренә, район администрацияләренә, кышкы чорда җылылык челтәрләренең өзлексез эшләве өчен, рәхмәтен белдерде. Ремонт эшләрен 1-нче сентябрьгә төгәлләргә кушты һәм җылы суны туктатып торулар 21 көннән дә артмауны күздә тотарга чакырды.