Бу елда “Казан җылылык челтәрләре” 15 км тепловодны алмаштырачаклар һәм 30,7 км реконструкцияләнәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). Бу җәйдә җылылык белән тәэмин итә торган 54 км торба ремонтланачак. Узган җылылык бирү сезоны зур аварияләрсез үтеп китте, җылылык челтәрләрендәге ватык урыннарның саны 30%-ка түбәнәйгән. Эшлекле дүшәмбе вакытында Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин 2013-2014 елгы җылылык бирү сезоны нәтиҗәләре һәм киләсе 2014-2015 елгы җылылык бирү сезонына әзерлек эшләре турында сөйләп үтте.
Коммуналь комплекс, торак компанияләре һәм социаль өлкәдәге учреждение оешмалары эше аркасында, Казанда җылылык бирү сезоны яхшы үтте. Хәзерге көндә Казанның җылылык челтәрләрендә планлы ремонт һәм профилактик эшләр башкарыла. 12-сеннән алып 14-нче майга кадәр “Казан җылылык челтәрләре” тепловодларга гидравлик тыгызлыгы һәм чыдамлыгына сынау уздырды. Җылылык челтәрләре сынауны узды, һәм кайнар су вәгъдә ителгән вакытта бирелә башлады.
Опрессовкалардан соң магистраль һәм бүлә торган челтәрләр буенча 169 җитешсезлек ачыкланган, хәзерге вакытта аларның барысы да төзәтелгән.
Искәндәр Гыйниятыллин билгеләп үткәнчә, җылылык челтәрләренә үткәрелә торган ремонт графигы кайнар су 21 көннән дә күбрәккә туктатылып тормаслык итеп төзелгән.
Бу елда “Казан җылылык челтәрләре” 15 км тепловодны алмаштырачаклар һәм 30,7 км реконструкцияләнәчәк. Барлык эшләр дә 1-нче сентябрьгә төгәлләнер дип көтелә.
Искәндәр Гыйниятуллин бу елда Казанда “Генерирующая компания” ААҖ программасы кысаларында торак йортларның бер өлеше үзәк җылылык белән тәэмин итүдән хосусыйга күчереләчәклеген җиткерде.
Кышкы сезонга әзерлек кысаларында җылылык белән тәэмин итү объектлары да яңартылачак. Барлыгы 5587 күпфатирлы йортны әзерләргә кирәк булачак, шул исәптән 5177-се – үзәк җылыту системалары белән.
2014 елда ТР башкаласында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү дә дәвам тәчәк.
25 мәктәпнең җылылык бирү системаларына ремонт үткәрү көтелә, шулай ук Ю.Фучик ур., 135 адресы буенча урнашкан ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә реконструкция булачак.
Илсур Метшин җылылык белән тәэмин итә торган һәм җылылык челтәрләренә, район администрацияләренә, кышкы чорда җылылык челтәрләренең өзлексез эшләве өчен, рәхмәтен белдерде. Ремонт эшләрен 1-нче сентябрьгә төгәлләргә кушты һәм җылы суны туктатып торулар 21 көннән дә артмауны күздә тотарга чакырды.