Татарстан башкаласына Мәскәүдән җәмәгать траспорты белән кызыксынган делегация вәкилләре киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). Казанның транспорт инфраструктурасы үсеше буенча тәҗрибәсе илебезнең башка төбәкләре арасында зур әһәмияткә ия. Аерым алганда, июньдә Татарстан башкаласына Мәскәүдән җәмәгать траспорты белән кызыксынган делегация вәкилләре киләчәк. Бүген бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Шәһәр җитәкчесенә Мәскәү Мэрының транспорт һәм юл-транспорт үсеше инфраструктурасы мәсьәләләре буенча урынбасары Максим Ликсутовтан хат килгән, әлеге хатта мәскәүлеләрне Казандагы җәмәгать транспорты өлкәсендәге үзгәрешләр кызыксындырганлыгы җиткерелгән.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казанга төрле шәһәрләрдән делегацияләр килүе зур яңалык түгел. “Соңгы 5 елда гына да Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан да диярлек вәкилләр килде һәм транспорт системасын өйрәнделәр. Әлеге реформа авыр үтте, һәм без әле дә транспорт реформасы буенча бушлай университет булып торабыз”, - дип белдерде Татарстан Мэры.
Шәһәр җиткәчесе Мәскәүдән киләчәк делегация вәкилләрен тиешле дәрәҗәдә кабул итәргә һәм, бердәм парковка киңлеген булдыру мәсьәләләре буенча, Мәскәүгә барыр өчен эшче төркем әзерләргә кушты.
Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков хәзерге вакытта Казанда 2014-2020 елларга һәм перспектива белән 2030 елга кадәр шәһәрдәге транспорт схемасы буенча комплекслы программа әзерләнгәнлеген искәртеп үтте. Әлеге программа юл хәрәкәте үсешендә нәтиҗәле инструмент булырга һәм шәһәр юлларындагы бөкеләргә каршы көрәштә җитди ярдәм күрсәтергә тиеш.
“Шәһәрнең үзәк урамнарында һәм төп магистральләр буенча бу атнада махсус автомобиль үтәчәк, ул парковка киңлеге ситуациясен бәяли ала торган махсуслаштырылган камералар белән җиһазландырылган. 31-нче майда тикшеренү тәмамлана, соңыннан алынган мәгълүматлар буенча анализ ясалачак”, - дип белдерде Транспорт комитеты рәисе.
Икенче этапта июнь башында парковка киңлеген булдыру буенча социологик сораштыру үткәрү планлаштырыла. Җәй ахырына транспорт ситуациясен җайлаштыру буенча программа төзеләчәк, ул Казанның эшче төркеме тарафыннан өстәмә раслатылачак.
Илсур Метшин транспорт инфраструктурасы үсеше буенча алып барылган барлык эшләрне дә халыкка җиткереп барырга кушты. “Зур эш башкарабыз, шуңа шәһәрлеләр дә кайда һәм кайчан нәрсә эшләргә җыенуыбызны белергә тиешләр. Бердәм парковка киңлеге турында да. Транспорт реформасын алга таба да дәвам итәргә кирәк”, - дип белдерде Казан Мэры.