Шәһәр җитәкчесе бина милекчеләрен “Чәчәк ата торган Казан” акциясендә активрак катнашырга чакырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). “Горводзеленхоз” Трест” МУП шәһәр урамнарын, парк һәм скверларны чәчәкләр белән бизәү эшенә кереште. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев бүген эшлекле дүшәмбе вакытында “Чәчәк ата торган Казан” акциясе кысаларында чәчщкләр утырту сезоны старт алганлыгын хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда муниципаль контракт нигезендә 34 мең кв.метрдан артык мәйданда чәчәк түтәлләре ясау планлаштырыла, бу исә узган елгыдан 35%-ка артыграк дигән сүз.
Бина һәм офис милекчеләре дә шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерүгә кушылганга күрә, чәчәк түтәлләрен арттыру мөмкинлегенә ирешеп булды, дип билгеләде Игорь Куляжев.
Предприятиеләрнең ишек яннарын чәчәклекләр белән бизәү эшләре 15-нче июньгә төгәлләнергә тиеш. Иң яхшы эшкә конкурс игълан ителде. Нәтиҗәләр җәй ахырында чыгарылачак. Бүгенге көндә предприятиеләр көче белән 500-ләп кашпо эленгән, чәчәк түтәлләре белән 1 мең кв.метрлап мәйдан бизәлгән.
Казан Мэры Илсур Метшин мөмкин булган барлык территориядә дә яшелләндерү эшләрен башкарырга кирәк, дип билгеләп үтте. “Күптән түгел генә “ЮИТ-Казань” йорт төзүчеләренең торак комплексын карарга бардым. Монда компания вәкилләре биредәге халык белән бергә үзләренең ишегалларын яшел үсентеләр белән бизәгәннәр һәм моннан зур бәйрәм ясаганнар. Мондый инициативаларны тормышка кертеп җибәрергә кирәк”, - диде ул.
Шәһәр җитәкчесе бина милекчеләрен “Чәчәк ата торган Казан” акциясендә активрак катнашырга чакырды һәм инде әлеге конкурска кушылып, үзләренең предприятеләре һәм офислары яннарында чәчәк түтәлләре булдырганнарга рәхмәтен белдерде. “Конкурста катнашу дәрәҗәле булса да, һәркем катнашу-катнашмауны үзе хәл итә. Безнең мөрәҗәгатьткә битараф калмаучыларга рәхмәт белдерәм. Район конкурслары үткәрүебез дә яхшы, иң активларныкын шәхсән үзем кулларын кысарга әзермен”, - дип билгеләде Мэр һәм район башлыкларын, чәчәк утырту сезоны беткәнчегә кадәр, “Чәчәк ата торган Казан” акциясе кысаларындагы эшне көчәйтергә чакырды.