Казан Мэры Илсур Метшин Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ, Комитетка, район администрацияләре башлыкларына Таатарстан башкаласында велосипедта йөрүчеләрнең имин хәрәкәтен тәэмин итәргә кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). 31-нче майдан алып 1-нче июньгә кадәр Татарстан башкаласында үтәчәк “Йолдызлы велотөн” велосипед чабышында катнашучыларның иминлеген тәэмин итәргә кирәк – бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды. Тышкы элемтә һәм туризм комитеты рәисе Евгения Лодвигова чарага әзерлекләр баруын билгеләп үтте һәм катнашучыларны теркәү эше барганын җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, Велотөн (Velonotte) Россиядә эшләнгән һәм бөтен дөньяда танылган уникаль мәдәни-мәгърифәти бренд санала. Казанның “Йолдызлы велотөн” проекты “Velonotte International” хәрәкәте кысаларында үткәрелә. “Йолдызлы велотөн” Казан федераль университетының ачылуына 210 ел булуга багышлана. Әлеге чарада катнашучылар Казан Кремле янында 22.00 сәгатьтә очрашачак, биредә “Йолдызлы велотөн”нең ачылыш тантанасы була. Һәм әлеге чара иртәнге 5.00 сәгатьтә “Казан” гаилә үзәге янында Казансу ярында тәмамланачак.
Евгения Лодвигова сүзләренә караганда, 1400 велосипедчы әлеге чарада катнашырга теләк белдергән, алар арасында башка шәһәрләрдән килүчеләр дә бар. Мәскәү, Уфа, Ярославль, Ижевск, Самара, Тверь шәһәрләреннән актив катнашачаклар. Евгения Лодвигова шулай ук 31-нче майдан алып 1-нче июньгә каршы төндә Казанда балалар өчен хәйрия акциясе дә үтәчәклеген билгеләп үтте.
Хәзерге вакытта Башкарма комитет хезмәткәрләре шәһәрнең район администрацияләре һәм ЮХИДИ белән берлектә маршрутның соңгы детальләрен эшләп бетереп утыралар, урам челтәренең иминлек ягыннан проблемалы саналган участокларны билгелиләр.
Тышкы элемтә һәм туризм комитеты рәисе Казан автомобильчеләреннән велосипедта йөрүчеләргә лояльлек күрсәтергә чакырды, ни дисәң дә, аларның күбесе Казанда беренче тапкыр гына, үзләренә кайткач, алар шәһәрдән алган тәэсирләре белән, һичшиксез, уртаклашачак.
Казан Мэры Илсур Метшин Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ, Комитетка, район администрацияләре башлыкларына Таатарстан башкаласында велосипедта йөрүчеләрнең имин хәрәкәтен тәэмин итәргә кушты. “Без мондый чараны беренче тапкыр үткәрәбез. Велосипедта 20 чакрым араны үтәргә кирәк булачак. Әлеге чара лаеклы дәрәҗәдә үтсен өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады Мэр.