Шәһәр җитәкчесе Казансу яр буен – “Казан” гаилә үзәге парковкасыннан алып Казан Кремленә кадәр Ленин дамбасы буенча төзекләндерү проектын әзерләргә кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). Якын арада “Казан” гаилә үзәге территориясендә, тәртип һәм уңайлылык дәрәҗәсен үстерү өчен, тиешле чаралар күреләчәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында, кичләрен биредә ял итә торган яшьләрне якында яшәүче халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга чакырып, Казан Мэры Илсур Метшин шундый әмер бирде.
“Казан” гаилә үзәге тиз арада шәһәрлеләрнең яраткан ял итү урынына әйләнде. Биредә үзләренең гаиләләрен теркәргә теләүчеләр саны арта, бу безне бик тә сөендерә. Моннан кала, шәһәрлеләр һәм туристлар өчен яхшы ял итү урынына әйләнде бу. Әмма, кызганычка, 22.00-23.00-дән соң “Казан” территориясе әдәпсез бер урынга әйләнә дә куя. Биредә каты музыка, кальян һәм башкалар. Яшьләр төрле транспорт төрендә ярышлар оештыра. Боларның барысы да якында яшәүче халыкка комачаулык тудыра, ә иртән исә чүп өемнәре барлыкка килә”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Казан Мэры шәһәрлеләрдән килгән шикаятьләр турында да билгеләп үтте: әлеге районда яшәүче халык биредә кичке вакытта ял итүне тыюны сораган. “Бу – моннан чыгу өчен яхшы юл түгел. Биредә күңел ачмасалар, яшьләр башка җирдә җыелачак. Шуңа күрә яшьләр өчен дә, биредә яшәүчеләр өчен дә уңайлы шартлар булдырырга кирәк”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
Шуңа бәйле рәвештә Илсур Метшин якын арада “Казан” территориясе янында тәртип урнаштыру буенча чаралар оештырырга кушты. Илсур Метшин фикеренчә, видеокүзәтү системасын урнаштыру, өстәмә эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыруга аерым игътибар юнәлтү сорала.
“Барысына да акча кирәк, әмма тәртип тә урнаштыру да зарур. Шуңа бәйле рәвештә “Казан” янындагы парковканы түләүле итәргә булдык. Кайсы вакытларда түләүле булуы әлегә хәл ителеп бетмәде. Бәлки, 22.00 сәгатьтән алып иртәнгә кадәр ясаргадыр. Яшьләр әлеге үзгәрешләргә аңлап якын килер, дип ышанасы килә. Югыйсә, катгыйрак таләпләргә килергә кирәк булачак. Аңа кадәр барып җитмәбез, дип ышанасы килә”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Моннан кала, шәһәр җитәкчесе Казансу яр буен – “Казан” гаилә үзәге парковкасыннан алып Казан Кремленә кадәр Ленин дамбасы буенча төзекләндерү проектын әзерләргә кушты.
“Әлеге зона – ял итәр өчен менә дигән урын. Әлеге территорияне өстәмә төзекләндерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә тиешбез. Кайда эскәмия, кайда чүп савыты, кайда сукмаклар урнаштырырга кирәклеген билгеләргә кирәк. Бөтен җирне дә асфальтка төрергә кирәкми, күпчелек җир “яшел зона” булырга тиеш. Биредә “Яшел рекорд” кысаларында агачлар һәм куаклыклар утыртачакбыз”, - дип билгеләде Казан Мэры.