Тамашачылар арасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан Мэры Илсур Метшин да бар иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). Кичә Казанда дөньякүләм танылган легендар тенор Пласидо Доминго катнашлыгындагы концерт зур уңыш белән узды. Опера королен “Татнефть-Арена” сәхнәсендә үзен күрер өчен, тулы зал җыелган иде. Тыңлаучылар арасында ТР Премьер-министы Илдар Халиков һәм Казан Мэры Илсур Метшин да бар иде.
Концертның беренче бүлеген Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт Симфоник оркестры башкаруындагы Вердиның “Сила Судьбы” операсына увертюра ачып җибәрде. “Ромео и Джульетта”, “Бал-Маскарад”, “Норма”, “Риголетто”, “Андре Шенье” кебек танылган операларыннан арияләр белән Юджин Кон дирижерлыгында ТР Дәүләт симфоник оркестры озатуында Пласидо Доминго һәм Татарстанның танылган артисты Аида Гарифуллина чыгыш ясадылар.
Вердиның “Риголетто” операсыннан Джильда һәм Герцог дуэты башкарылган вакытта Пласидо Доминго үзе дирижерлык пульты артына басты. Аида Гарифуллина һәм белорусслы тенор Владимир Дмитрукның дуэты беренче бүлекне тәмамлады.
Икенче бүлек репертуары да үзенең күптөрлелеге белән үзенчәлекле иде. Башта сәхнәдән Верди (“Эрнани” һәм “Травиата”) җырласа, соңыннан Казан тамашачысын, Чайковскийның “Евгений Онегин” операсыннан Ленский ариясын башкарып, Владимир Дмитрук шатландырды. Соңыннан Моцарт (Аида Гарифуллина һәм Пласидо Доминго) яңгырады. Концерт программасының икенче бүлеге ябылышында маэстро үзенең Морено Торроба һәм Пабло Соросабаля кебек ватандашларының әсәрләрен яңгыратты, ә Аида Гарифуллина – Пахмутованың “Нежность” композициясен.
Кич моның белән генә тәмамланмады. Артистлар баш ияргә чыкканда, тамаша залындагылар рәт араларына чыгып, басып торып алкышладылар. Башкаручыларны берничә тапкыр биска чакырдылар. Шулай итеп, бонус программасына Пуччини, Куртис, Веласкес һәм Бернстайн (“Вестсайдская история” мюзиклы) эләкте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Куртисның “Не покидай меня” җырын җырчылар триога берләшеп башкарды.
Икенче бүлектә Пласидо Доминго дирижерлык таягын алды, әмма туктап кала алмыйча, Аида Гарифуллина һәм Владимир Дмитрукка кушылып, Вердиның “Травиата” операсыннан танылган җыр башкарды. Тамашачылар әлеге энтузиазмны югары бәяләде. Һәр чыгыш зур алкышлар белән озатылып барылды.
Чайковскийның Казан тамашачысына яхшы таныш булган “Стан Тамерлана” әсәре тамашачы күңеленә шулай ук хуш килде. ТР Симфоник оркестрының ул инде үзенчәлекле визит карточкасына әйләнде. Александр Сладковский идарәсендәге музыкантлар тудырган тон тиз арада залга күчте, публика тактка алкышлый башлады, һәм лаеклы алкышлар озак кына туктамады.
Пласидо Доминго тарафыннан яңгыраган күпләр өчен таныш булган һәм яраткан “Besame mucho” аеруча да зур тәэсир калдырды. Маэстро залдагы җанлылыкны тиз тотып алды, һәм мелодияга бии-бии җырлавын дәвам итте. Соңыннан баш бармагын күрсәтеп, Казан тамашачысына бәя бирде.
Артистлар сәхнәдән киткәч тә, тамаша залыннан алкышлар һәм “Афәрин” сүзләре озак яңгырады. Исегезгә төшерәбез, маэстроның талантын бәяләүчеләр арасында Казанның музыка мәктәпләреннән һәм башка учреждениеләреннән 2072 укытучы килде, алар Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән концертка чакырулы иде.