Депутатлар 14 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе 29-нчы май көнне 10.00 сәгатьтә Ратуша бинасында булачак. Казан шәһәре Думасы президиумының бүгенге утырышында шундый карар кабул ителде. Утырышта 12 президиум әгъзасы катнашты. Карар кабул итәр өчен кворум бар иде. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин җитәкләде.
Утырышта Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиядә кузгатылачак мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева хәбәр иткәнчә, сессиядә депутатлар 14 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар, 4-се шуларның – план нигезендәге, 9-ы Башкарма комитет тарафыннан карап чыгуга тәкъдим ителгән, берсе Казан шәһәре Думасы даими комиссияләренең берсеннән килеп ирешкән.
Президиум әгъзалары Казан шәһәре Думасының чираттагы XXXIII сессиясе көн кадагында торган мәсьәләләр исемлеген раслады:
Казан шәһәре торак-коммуналь хуҗалыгы үсеше турында;
Көнкүреш калдыкларын җыю, чыгару һәм утильләштерүне оештыру турында;
Казан шәһәренең энергия ресурсын саклау чаралары турында;
Казан шәһәрендә милләтара һәм конфессияара татулыкның торышы турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2014 елга һәм планлы чор 2015 һәм 2016 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәрендә муниципаль финанс контроле хакындагы положение турында;
Казан шәһәре Думасының “2014-2016 елларда Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның прогнозлы планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре территориясендәге көнкүреш калдыклары белән эшләү кагыйдәләре турында” карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәрендә реклама конструкцияләрен урнаштыру” карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Уставына үзгәрешләр кертү турында.