Казан Мэры "АБВГДейка" мәктәпкәчә бүлеге булган 41-нче номерлы мәктәптә булып кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин бүген “АБВГДейка” мәктәпкәчә бүлеге булган 41-нче номерлы мәктәптә булып кайтты. Бу – шәһәребездә урта гомуми белем бирү мәктәбе белән бер бинада урнашкан балалар бакчаларының беренчесе. Шәһәр башлыгы балалар өчен булдырылган шартлар белән танышты һәм балалар бакчасын оештыруны мондый формасы ни дәрәҗәдә нәтиҗәле икәнлеген бәяләде.
Чарада Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин катнашты.
“Президент программасы буенча соңгы берничә ел эчендә без шәһәрдә моңа кадәр күрелмәгән санда балалар бакчасы төзедек. Әмма мәктәп базасында балалар бакчасы – безнең өчен яңа форма, - дип билгеләде Илсур Метшин. – Мәктәпкәчә бүлекләр 98 һәм 21 номерлы мәктәпләрдә дә бар, әмма 41-нче номерлы мәктәптә балалар бакчасы ике катта ачылды, биредә уен мәйданчыклары да бар, балалар үсеше өчен барлык шартлар тудырылган”.
Мэр 41-нче номерлы мәктәпнең өчтән бер өлеше генә комплектлаштырылган, әмма аны карап тоту тулысынча комплектлашкан бәягә төшә иде дип белдерде. Шуңа күрә бинадан нигезле файдалану хакында карар кабул ителде. Бу елның февраль аенда мәктәп карамагында 80 балага исәпләнгән балалар бакчасы ачылды.
Мәктәпкәчә тәрбияләүнең сайланган формасы шуның белән актуаль: Вахитов районында яңа балалар бакчалары салу өчен урын юк диярлек.
“Бу ияләшү ягыннан да дөрес, - дип ассызыклады Илсур Метшин, - бакчадан соң балалар янда гына урнашкан мәктәпкә барачак. Аларга монда бар да таныш булачак: мохит тә, ишегалды да шул ук”. 41-нче номерлы мәктәп директоры Ольга Скробова сүзләренә караганда, ата-аналар да канәгать, сабыйлар балалар бакчаларына алып килгәндә үк, мәктәпкә дә монда киләбез дип, алдан сөйләшеп куялар.
Казан Мэры балалар өчен булдырылган шартлар белән танышып чыкты, уен, йокы, аш бүлмәләрен, медицина хезмәткәре һәм психолог кабинетларын карап чыкты. Ул шулай ук төркемнәрдә булды, әти-әниләр белән сөйләште, мәктәп базасында урнашкан балалар бакчасына булган мөнәсәбәтләре белән кызыксынды. Әти-әниләр балалар бакчасында тудырылган шартлардан да, инициативаны да хуп күргәннәрен белдерделәр.
Шәһәр башлыгы балаларның сәламәтлеге иң мөһиме икәнлеген ассызыклап, балалар бакчасына спорт комплексы сатып алуга сертификат тапшырды, ә төшке ашлары тәмамланып килгән сабыйларга торт бүләк итте.