Илсур Метшин Пласидо Домингога үзенең архивында тапкан 1863 елда чыккан 50 рус халык җырларының ноталарын бүләк итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казан ратушасында Испаниянең опера җырчысы, Вашингтон операсы һәм Лос-Анджелес Операсының дирижер-сәхнәләштерүчесе, дөньякүләм танылган тенор Пласидо Доминго белән очрашты. Очрашуда шулай ук опера җырчысы Аида Гарифуллина да катнашты.
Илсур Метшин маэстроны Татарстан башкаласында сәламләде. “Шундый дәрәҗәдәге җырчының килүе, Аида Гарифуллина белән концерт куюыгыз – безнең шәһәр өчен генә түгел, төбәкнең мәдәни тормышы өчен зур вакыйга булып тора”, - дип билгеләде Мэр. Ул шулай ук хәзерге вакытта эшлекле сәфәр белән Кытайда булган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан да сәлам җиткерде.
Шәһәр җитәкчесе Пласидо Домингога “Operalia” конкурсын оештырганы өчен рәхмәтен белдерде. Исегезгә төшерәбез, Казан музыка дөньясында әһәмиятлелеге ягыннан Олимпия уеннары белән бер дәрәҗәдә торган яшь опера җырчыларының дөньякүләм танылган конкурсын үткәрергә дәгъва кыла. Узган ел Казаннан Аида Гарифуллина әлеге конкурс җиңүчесе булган иде. “Ул Казан һәм Татарстан данын таныту өчен чит илләрдә, дөньяның опера сәхнәләрендә зур эшләр башкара. Безнең шәһәр кызы һәм аның уңышлары белән без гоурланабыз. Бу әле аның беренче адымнары гына булырына ышанып калабыз”, - дип ассызыклады Мэр.
Шәһәр җитәкчесе Аида Гарифуллинага рәхмәтен белдерде. “Маэстро командасы белән бирегә килсен өчен, сез күп көч куйдыгыз”, - дип билгеләде ул.
Пласидо Доминго Казан шәһәрен бик ошатканлыгын сөйләде, әлеге шәһәрне күптән белгәнлеген, аның Федор Шаляпин исеме белән бәйле булуын билгеләп үтте. Ул шәһәр үзенең матурлыгы белән генә түгел, толерантлыгы белән дә сокландырганлыгын билгеләп үтте.
Аида Гарифуллинаның җиңүе турында искә төшереп, Аиданың тавышын беренче тыңлауда ук аның башка көндәшләреннән өстенрәк икәнлеген сизгәнлеген җиткерде. “Минем конкурста катнашкан җырчыларның карьераларын күзәтеп бару, аларга булышу минем өчен бик мөһим”, - дип билгеләде ул. Аида Гарифуллина Илсур Метшинга сәнгать сөючеләр исеменнән бөек җырчының тавышын ишетү бәхете булдырганы өчен рәхмәтен белдерде. “Мондый зур җырчының килүе – зур бәйрәм һәм зур бүләк. Бу чыннан да тарихи вакыйга булачак. “Operalia” конкурсында катнашу мөмкинлеге булганга, мин чыннан да бик шатмын”, - дип билгеләде ул.
Мэр музыка укытучыларының Бөек Домингоның концертына эләгү хыяллары булуын җиткерде, әмма күбесенең акчалары булмау сәбәпле, билетлар ала алмаган. Шуңа да шәһәр җитәкчелеге ТР Президенты белән бергә шәһәр педагогларын концертка чакыру билетлары белән тәэмин итү карарын кабул иткәннәр. Концертны 2072 педагог тамаша кылачак.
Пласидо Домингоның күңеленә әлеге вакыйга бик тәэсирләндерде. Ул балаларны музыкага өйрәтергә кирәк, дигән ышанычын белдерде, “Кайсыларының үскәч музыкант булуы бар, ә кемдер – лаеклы тамашачы” булу ихтималын искәртте.
Мэр тенордан ратушада җырлавын сорады.
“Казан ратушасында кайчандыр Федор Шаляпин җырлаган, - диде Мэр. – Биредә Федор Шаляпин белән берлектә Пласидо Доминго да җырлады, дип сөйләрлек мөмкинлегебез бар хәзер безнең. Әгәр сезнең башкаруыгызда һичьюгы ике генә нота булса да яңгырамаса, бу диварлар миңа моны кичермәячәк. Тарих өчен...”
Доминго Аида Гарифуллина белән бергә операның өзеген acapella башкардылар, ул 22-нче май көнне концертта яңгыратылачак.
Очрашу ахырында Илсур Метшин Пласидо Домингога үзенең архивында тапкан 1863 елда чыккан 50 рус халык җырларының ноталарын бүләк итте, һәм җырчының китапханәсен бизәп торыр, дигән ышанычын белдерде. “Минем өчен – бу иң кадерле бүләкләр, мин бит иске ноталарны җыям”, - дип Мэрның бүләген лаеклы бәяләде Пласидо Доминго. Моннан кала җырчыга, яшь һәм ачык Казан турында гел искә төшереп торсын өчен, җирле осталар тарафыннан ясалган Универсиада символы булган Юни Барсигының көмеш статуэткасын тапшырдылар.