Бу көннәрдә шәһәребездә бөтен Россиядән җыелган фестиваль катнашучылары профессиональ осталыкларында көч сынаша һәм төрле өлкәләрдә үзләренең осталыкларын күрсәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин “WorldSkills International” халыкара хәрәкәт президенты Саймон Бартли белән очрашты. Шәһәрнең Башкарма комитетында узган әлеге очрашуда сүз Татарстан Республикасы башкаласында профессиональ осталык дөньякүләм чемпионаты үткәрү мөмкинлеге хакында барды.
Исегезгә төшерәбез, Казан “WorldSkills Russia-2014” II эшче профессияләр милли чемпионаты үткәрү конкурсында җиңеп чыкты. Бу көннәрдә шәһәребездә бөтен Россиядән җыелган фестиваль катнашучылары профессиональ осталыкларында көч сынаша һәм төрле өлкәләрдә үзләренең осталыкларын күрсәтә. Казан “WorldSkills Competition-2019” халыкара чемпионатын үткәрү хокукына заявка бирәчәк дигән карар кабул ителде. Шуны да әйтергә кирәк, ярышның дөньякүләм этабына гадәттәгечә 200 меңнән артык катнашучы, рекрутинг компаниясе вәкилләре җыела, бу исә икътисадның югары технологияле өлкәләрендә эшче профессияләр үсешенә этәргеч бирә.
“Бу – минем Казанга икенче сәфәрем, мин килгән саен кояш кыздыра. Кешеләр дә мине шулай ук якты йөз белән каршылый”, - дип тәэсирләре белән бүлеште Саймон Бартли. “Кунакчыллык – милли сыйфат, бездә 116 милләт вәкиле яшәвен исәпкә алсак, ачык йөзлелек Казанның визит карточкасына әйләнде. Без моның белән горурланабыз”, - дип шәрехләде Илсур Метшин.
Очрашуда Мэр WorldSkills милли чемпионатыннан нинди хис-тойгылар белән кайтуы белән бүлеште. “Мин таң калдым! Казанда төрле чаралар уза: спорт, фәнни, мәдәни чаралар. Әмма яшьләрдән мондый драйв сирәк очрый. Бүгеннән әзер профессионаллар шактый сәләтле кызлар-егетләр күрдем. ”
Казан Мэры әлеге чемпионатны Россиядә оештыру эшләре белән шөгыльләнүчеләргә рәхмәтен белдерде һәм тормышта үз юнәлешеңне табуның никадәр мөһим икәнен билгеләде. “Чемпионат кысаларында дөньякүләм ярышларда меңләгән яшьләр катнаша, Интернет мөмкинлекләрен исәпкә алсак, аудитория миллионлаган булырга мөмкин. Шуңа күрә мин мионда хезмәттәшлек өчен яңа киңлек һәм мөмкинлекләр күрәм”, - дип ассызыклады ул.
Саймон Бартли аның яшьләр белән эшләүдә энтузиазмын хуплаган шәһәр башлыгын очратудан тәэсирләнгән иде. Ул мондый дәрәҗәдәге ярышны кабул иткән чемпионатның шәһәргә уңай икътисади тәэсире хакында сөйләде.
Очрашуда шулай ук РФ Фән һәм мәгариф министрлыгының эшче кадрлар әзерләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты Наталия Золотарева, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Иван Кузнецов һәм “Казан-2013” башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров катнашты.