Капиталь ремонт барышында биредә җылыту һәм су белән тәэмин итү, канализация, электр үткәргеч системалары алмаштырылган, түбә, фасад һәм подъезд ремонтланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Юдино бистәсендәге Бирюзовая урамы буенча 21-нче номерлы йортта – быел капиталь ремонт эшләнеп беткән беренче йортта башкарылган эш сыйфатын бәяләп кайтты.
Шәһәр башлыгын Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы, шулай ук “Заречье” ИК директоры Олег Калимов озата йөрделәр.
Бриюзовая урамындагы 21-нче номерлы йорт 1963 елда салынган. “Йортыбызга 50 ел, ремонтка кадәр ул бик начар хәлдә иде. Элек булган һәм ремонттан соң хәзерге торышы – зур аерма”, - дип шатлыгы белән бүлеште Казан Мэры белән йорт буенча җаваплы Ольга Пилишкина.
Капиталь ремонт барышында биредә җылыту һәм су белән тәэмин итү, канализация, электр үткәргеч системалары алмаштырылган, түбә, фасад һәм подъезд ремонтланган. Капиталь ремонтка барлыгы 7 млн. тирәсендә бүлеп бирелгән.
“Без сезгә йортларны капиталь ремонтлау программасы һәм аның Казанда ни рәвешле башкарылуы өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Башкарыласы эшләр исемлегенә фасадны, шулай ук подъездны ремонтлау да кертелгәненә шатбыз”, - дип мөрәҗәгать итте Казан Мэрына Ольга Пилишкина.
“Капиталь ремонт программасы старт алган вакытта, без, федераль нормалар нигезендә, кызганычка каршы подъездларны ремонтларга хокукыбыз юк иде. Аллага шөкер, комплекслы ремонт үткәрүгә ирешә алдык. Подрядчы оешмалар да яхшы эшләргә өйрәнде. Йортны капиталь ремонтлау эшен тере организмга операция ясау белән чагыштырырга булыр иде. Аңа тотыну белән нәрсә генә очратмыйсың – һәр кешенең үз холкы, үз карашы, үз претензияләре”, - диде Илсур Метшин.
Йорт буенча җаваплы Ольга Пилишкина Казан Мэрына капиталь ремонт тәмамлануы белән аларның ишегаллары да төзекләндерелгәне, шул ук вакытта әлеге эштә биредә яшәүчеләрнең актив катнашканы хакында сөйләде.
Казан Мэры шуны да искә төшерде, 1-нче июньнән башлап, капиталь ремонт өчен түләү барлык торак милекчеләре өчен мәҗбүри булачак. Бирюзовая урамындагы йорт мисалында шуны әйтергә була: үз көчләре белән яшәүчеләргә торакны тулы күләмдә ремонтлауга акча җыю шактый катлаулы.
“Мисал өчен, сезнең йортны ремонтлауга 7 млн. сум тотылган, ә яшәүчеләр 8 ел дәвамында “капиталь ремонт” маддәсе буенча 500 мең сум җыйган. Эшне мондый күләмдә бердәм гомуми капиталь ремонтлау программасы һәм төрле дәрәҗә бюджет ягыннан финанслауда ярдәм итү аркасында гына башкара алдык”, - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин Бирюзовая урамы буенча 21-нче номерлы йортта яшәүче өлкән буын вәкилләре белән дә аралашты. Пенсионерлар шәһәр башлыгына башкарылган капиталь ремонт өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Аларны аеруча эшчеләрнең чиста һәм тиз эшләүләре шатландырган.
Очрашуы ахырында Илсур Метшин берничә фатирга кереп, җылыту батареяларын һәм сантехниканы алмаштыру буенча башкарылган эшне тикшереп чыкты.