"Йолдызлы велотөн" проекты яңа туристларны җәлеп итәчәк шәһәрнең күренекле урыннары хакында мәгълүмат җиткерүнең яңа форматы булып тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). 1-нче июнь көнне Казанда беренче мәртәбә “Йолдызлы велотөн” («Звездная велоночь») чарасы узачак. Катнашырга теләп, теркәлгән велосипедчы саны бүгенге көндә 1 меңнән артып киткән. Проект дөньяның эре шәһәрләрендә зур популярлык казанган. Велосипедчыларның Татарстан башкаласы буенча куркынычсыз хәрәкәт итүен тәэмин итү мөһим. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Татарстан башкаласында “Йолдызлы велотөн” 31-нче май төненнән 1-нче июньгә каршы төндә узачак һәм “Velonotte International” халыкара проекты кысаларында оештырылачак.
“Йолдызлы велотөн” – бөтен дөньяда танылган уникаль проект. 8 ел элек старт алган велотөн проекты Мәскәү, Санкт-Петербург, Стамбул, Рим, Лондон һәм Нью-Йоркта яшәүчеләр арасында уңыш казанган.
“Казандагы “Йолдызлы велотөн” Казан федераль университетының 210 еллыгына багышланган”, - дип хәбәр итте Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе Евгения Лодвигова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, велотөн яңа туристларны җәлеп итәчәк шәһәрнең күренекле урыннары хакында мәгълүмат җиткерүнең яңа форматы булып тора.
“Май бәйрәмнәрендә Казан шәһәре шактый туристлар кабул итте, димәк, якында урнашкан төбәкләр өчен эшләнгән концепция эшли. Без туристларга һәм туроператорларга Казанның якын, кулай һәм визасыз икәнен, безгә килеп, яхшы ял итеп алырга мөмкин икәнен җиткерергә телибез”, - дип белдерде Е.Лодвигова.
Шулай ук Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе Казанда узачак велотөндә катнашучылар саны 2000-нән артыр дип белдерә, бүгенге көндә меңнән артык катнашучы velonotte.com сайтында теркәлгән. Экскурсияне үткәрүче һәркем ишетерлек иттереп алып бара алмаячак, шуңа күрә экскурсия “Бим-радио”да яңгыратылачак. Проектта катнашучыларга бары тик әлеге радиостанция ешлыгына җайланып, наушник кияргә кирәк була. Туган төбәгебезне өйрәнүчеләр экскурсия текстын алдан яздыралар, шуңа күрә велосипедчыларның чираттагы тарихи бинага якынаюы белән, танып белем белүгә юнәлдерелгән лекция башланачак. Велосипедчылар юлга чыгуга, радиостанция ешлыгында хәрәкәттән бүлдерми торган тыныч музыка уйнаячак.
Велотөндә катнушчылар 1-нче июнь көнне 1-нче май мәйданнан старт алачак, экскурсия иртәнге 5.00 сәгатьтә “Казан” Гаилә үзәге мәйданында тәмамланачак. Велосипедчыларга 20 км узарга кирәк булачак, сәфәр барышында 8 лекция оештырыла.
“Маршрут детальләре сер итеп саклана, һәм чара башланырга бер көн калгач кына ачылачак. velonotte.com сайтында теркәлүчеләр тукталыш урыннары һәм үзең белән алырга кирәкле әйберләр хакында киңәшләр бирелгән картага ия булачак. Чара яңгыр яуган очракта да үткәреләчәк”, - диде Евгения Лодвигова.
Шулай ук, аның сүзләренә караганда, Казан велотөнендә башка шәһәрләрдән килеп катнашырга теләүчеләр өчен махсус велосипедлар прокаты банкы булдырачак.
Илсур Метшин Казанда “Йолдызлы велотөн” катнашучыларының куркынычсыз хәрәкәтен оештыруның барлык мәсьәләләрен карап тикшерергә кушты.
Фото с сайта bimru.ru