Хәзерге вакытта Аккош күлендә һәм Җиңү паркында коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре өчен урыннар әзерләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). Аккош күлендә һәм Җиңү паркында коену өчен рөхсәт ителгән урыннар җиһазландырылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.
Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов коену сезоны башына Казанда 4 муниципаль пляж әзерләнгәнен хәбәр итте. Алар - “Локомотив” Түбән Заречье, Глубокое күле, Комсомольское күле, берсе – Изумрудное күле – коммерция нигезендә оештырыла.
Моннан тыш, Казан шәһәре Мэры боерыгы нигезендә су янында ял итү өчен санкция бирелгән ике яңа урын җиһазлана. “Пляжларны һәм су янында ял итүнең оештырылган урыннарын әзерләү план нигезендә булдырыла. Тәкъдим ителгән вариантларны өйрәнгәннән соң, ял итү өчен Аккош күлендә һәм Җиңү паркында оештырылырга тиешлеге хакында карар кабул ителде. Моның өчен сулык төпләре куркыныч предметларга тикшерү, шулай ук су һәм ком лаборатория тикшерелүенә бирелде”, - дип хәбәр итте Фердинанд Тимерханов.
Хәзерге вакытта Аккош күлендә һәм Җиңү паркында коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре өчен урыннар әзерләнә. 17-нче апрельдән башлап Казанда коткаручыларга кандидатлар әзерләү эше алып барыла.
“Әлеге мәсьәләгә мөмкин булган кадәр игътибар бирергә кирәк. Су янында ял итүне тиешле дәрәҗәдә оештырырга тиешбез, һава торышы җайлана. Исегезгә төшерәм, узган елда рәсми рәвештә оештырылган пляжларда батучылар булмады, калганнары турында моны әйтеп булмый”, - дип билгеләде Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.
Фото kazan.bezformata.ru сайтыннан.