Казан Мэры Илсур Метшин балаларның патриотик тәрбиясенә аерым игътибар бирергә сорады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). Казаның мәгариф учреждениеләре карамагында оештырылган 135 мәктәп лагере 13 мең укучы кабул итәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Мәктәп лагерьлары 30 май – 26 июнь вакыт аралыгында, атнасына 6 көн дәвамында эшләячәк. Шулай ук 134 хезмәт һәм ял отряды оештырылачак.
Мәктәп укучылары өчен шактый зур мәдәни программа (турнирлар, экскурсияләр) каралган. Казан Мэры Илсур Метшин балаларның патриотик тәрбиясенә (әңгәмә, семинар, акция) аерым игътибар бирергә сорады. Шулай итеп, җәйге ял вакытында 22-нче июнь уңаеннан “Тынычлык күгәрчене” һәм башка чаралар узачак.
Балаларның җәйге ялының мөһим бер өлеше булып “Чәчәк ата торган Казан” акциясе кысаларында оештырылачак мәктәп хезмәт бригадалары була. Эш белән 3 меңнән артык мәктәп укучысы тәэмин ителәчәк. Шәһәр башлыгы хезмәт тәрбиясен оештыруның әһәмиятен билгеләп узды.
“Шәһәрне төзекләндерү эшенә югары сыйныф укучыларын җәлеп итүебез территорияне җыештыру өчен генә түгел, - дип ассызыклады Казан Мэры. – Балаларның үз тирәләрендәге территорияләрен чисталыкта саклап тотуга яшьтән үк өйрәнүләре мөһим. Моңа балачактан өйрәтергә кирәк”.
Фото rochinoscool.ucoz.ru сайтыннан.