Актер Казанда “И жизнь, и театр, и кино” моноспектаклен куя.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин РФ халык артисты Сергей Безруков белән очрашты. Танылган актер белән очрашу Татарстан башкаласы администрациясе бинасында үтте.
Танылган актер Казанга иҗат визиты белән килгән, ул биредә “И жизнь, и театр, и кино” моноспектаклен куя. Илсур Метшин һәм Сергей Безруков артистның иҗаты, театр сәнгате һәм башка актуаль мәсьәләр буенча фикер алыштылар.
Сергей Безруковның “И жизнь, и театр, и кино” моноспектакле бүген “Пирамида”да булачак. Әлеге әсәр актерның театр һәм кинодагы төрле рольләреннән җыелган автопортреты булып тора.
Моноспектакль кысаларында Сирано де Бержерака, Александр Пушкин, Сергей Есенин, Владимир Высоцкий кебек танылган шагыйрь һәм драматургларның әсәрләре яңгыраячак.
Икенче өлештә Сергей Безруков театр һәм кинодагы үзенең эшләре турында сөйләячәк, кинофильмнардан яратып өлгергән җырларын башкарачак. Моннан кала, тамашачыларның яраткан актеры белән аралашу мөмкинлеге булачак.