Турнир өч төрле яшь категориясенә бүленгән командалар арасында үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Казанда “Күн туп” футбол турниры шәһәр этабының финал уеннары старт алды. Яшь футболчыларны ярышларның җаваплы стадиясенә чыгулары белән уеннарның финал ачылышы тантанасында булган Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
“Безнең өчен матур традициягә әйләнгән “Күн туп”ның чираттагы турнирын ачабыз. 2005 елда яңартылган турнирның без инде сигезенчесен үткәрәбез”, - дип мөрәҗәгать итте ярышларда катнашучыларга һәм стадион трибуналарын тутырган тамашачыларга Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, “Күн туп-2014” Казанда, район күләмендәге ярышлар тәмамланганнан соң, 7-нче майда старт алды. Турнир өч төрле яшь категориясенә бүленгән командалар (2003-2004 елларда туганнар, 2001-2002 елларда туганнар һәм 1999-2000 елларда туганнар) арасында үткәрелә.
Илсур Метшин яшь футболчыларга “Рубин” ветераннарының үзләренең беренче адымнарын нәкъ менә биредә - “Күн туп”та катнашып башлаганнарын искәртте. Ул барлык мәктәп укучыларын да уку елы тәмамлану белән котлады һәм аларга уңышлар теләде.
“Шәһәрнең барлык районнарында да спорт үсеше өчен шартлар булдырабыз, һәм тиздән бөтен Казан футбол уйнар, дип ышанып калабыз. Бүген уеннар 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында реконструкцияләнгән “Тасма” стадионының яңартылган газонында уза. Сүз уңаеннан Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка һәм ил башлыгына спортны үстерүгә булышулары өчен рәхмәт белдерәсе килә”, - диде Илсур Метшин.
“Күн туп” финал этабы ачылышы тантанасы кысаларында Казан Мэры “Тасма” стадионы директоры Резеда Шурыгинага һәм “Савиново” спорт мәктәбе директоры Айрат Залаковка, шәһәрнең спорт тормышына үзләреннән зур өлеш керткәннәре өчен, рәхмәт хатлары тапшырды.
Илсур Метшин шулай ук “Тасма” стадионының спорт һәм тренажер залларын карап чыкты. Стадионның спорт залы Универсиадага әзерлек кысаларында ремонтланган иде, ә тренажер залы республика конкурсларында җиңгән өчен мәктәпкә бирелгән грант акчаларына җиһазландырылган.