Казан Мэры иҗат интеллигенциясе тарафыннан тәкъдим ителгән проектларны Мәдәният елы программасына оператив рәвештә кертергә кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Бу җәйдә Иске Татар бистәсендә кече скульптура формаларын урнаштыру, Г.Камал театры каршында “җырлый торган фонтаннар” проектын тормышка ашыру, ишегалды һәм бистәләрдә “Китап-фест” китап фестивален уздыру, Казансу һәм Кабан яр буйларында концерт мәйданчыклары оештыру, “Мир” кинотеатрында дөньякүләм танылган кинематографның шедеврларын күрсәтү планлаштырыла. Мәдәният елы кысаларында тормышка ашырырга планлаштырылган әлеге һәм башка проектлар хакында бүгенге эшлекле дүшәмбе кысаларында Казан Мэры Илсур Метшин сөйләде.
Узган атна Татарстан башкаласында Мәдәният елы билгесе астында үтте. 26-нчы апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, шагыйрьнең һәйкәленә чәчәк кую тантанасы булды. Кичен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Казан – 2014 елгы төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасының ачылыш тантанасы узды.
Илсур Метшин узган атнада иҗат интеллигенциясе вәкилләре белән түгәрәк өстәл үткәргән иде. Казан ратушасында узган чарада кызыклы гына тәкъдимнәр дә яңгырады. “Миңа урам фестивале уздыру проекты кызыклы гына тоелды. Монда Казансу һәм Кабан яр буйларында концерт мәйданчыклары оештыру да, Иске Татар бистәсе территориясендә скульптуралар урнаштыру да кергән. Барлык тәкъдимнәрне дә игътибар белән тыңладык һәм фикер алыштык, кайбер проектлар буенча өстәмә очрашулар билгеләнде”, - диде Мэр.
Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, яшь скульпторчы-студентлар катнашындагы кече архитектура формалары конкурсы аеруча зур игътибарга лаек. “Кайбер эшләрне “Хәзинә” галереясында күрдем. Һәрберсе дә игътибарга лаек, алар Иске Татар бистәсенең атмосферасын бирә. Әлеге проектны Мәдәният елы кысаларында тормышка ашырсак, бик яхшы булачак”, - дигән теләген белдерде Мэр.
Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева сүзләренә караганда, конкурсның нигезнамәсе инде әзерләнгән. Конкурста катнашырга Казан югары уку йортларының рәсем сәнгате һәм дизайнер факультетларыннан студентлар чакырыла. Эшләр 15-нче июньгә кадәр кабул ителә. Беренче скульптуралар Шәһәр көненә куярга планлаштырыла.
Иң яхшы эшләрне махсус комиссия сайлаячак. Алар арасында В.П.Аксенов музей-йортының директоры Ирина Аксенова, баш архитектор Татьяна Прокофьева, скульпторчы Асия Миңнуллина, заманча сәнгать эксперты Гөлназ Фәйзрахманова һәм башкалар бар. Илсур Метшинга жюри белән рәислек итәргә тәкъдим иттеләр.
С.Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге Камал театры каршындагы мәйданда “җырлый торган фонтаннар” өчен яңа фонограмма эшләү инициативасы белән чыкты. Илсур Метшин биредә иң яхшы татар композиторларының көйләре яңгырарга тиеш, диде һәм кирәк булган әйберләрне урнаштыру һәм репертуарны сайлау эшләрен 9 майга төгәлләргә кушты.
“Китап-фест” фестивален дә Илсур Метшин хуплады. “Китапханәчеләребездән кызыклы тәкъдимнәр килде. Китап фестивале кысаларында ишегалларында һәм бистәләрдә күчмә чаралар оештыру планлаштырыла. Ишегалларын төзекләндереп кенә калмыйча, аларга китапка булган мәхәббәтне дә кертсәк, яхшы булыр иде”, - диде Мэр.
Шәһәребездә 5-нче сентябрьдән алып 11-нче сентябрьгә кадәр үтәчәк Казан Халыкара мөселман кинофестиваленың 10 еллык юбилее кысаларында “Мир” кинотеатрында дөньякүләм танылу алган кинематографның шедеврларын күрсәтү планлаштырыла. Илсур Метшин әлеге идеяне дә хуплады. Әлеге фильмнарга пенсионерларны һәм күпбалалы гаиләләрдәгеләрне дә кертү мөмкинлеген карарга кушты.
Илсур Метшин шәһәрлеләрнең инициативасын югары бәяләде һәм барлык чараларны да зур урам җәйге фестиваленә берләштерергә чакырды. “Шәһәрлеләрнең инициативасы бик сөендерде. Аларның күзләре яна. Мәдәният елына халыкны күбрәк җәлеп итү уртак бурычыбыз булып тора. Мәдәният елы барыбызның да күңелендә якты хатирә булып калсын өчен, барысын да эшләргә кирәк”, - дип билгеләде ул.
Сүзен йомгаклап шәһәр җитәкчесе проектларны тормышка ашыру вакытын билгеләде. “Эш планын эшләвегезне һәм проектларны тормышка ашыруга кичекмәстән тотынуыгызны сорыйм. Кайбер чаралар, сүз дә юк, ел дәвамында уздырылачак. Әмма 9 майга, 1 июньгә һәм 30 августка әзерләп бетерәселәре дә бар. Әлеге проектлар үзләренә күп көч салуны таләп итәләр. Мөгаен, киләчәктә әлеге проектлар матур традициягә әйләнер”, - дигән теләген белдерде Мэр.