28-нче апрельдән конкурска тавыш бирү башланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Бүген Мәдәният елына багышланган чаралар кысаларында Казанда “Казандагы яраткан урыннар” конкурсы старт алды. ТР башкаласында яшәүчеләрне транспорт карталарына урнаштыру өчен тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне сайларга һәм үз тәкъдимнәре белән уртаклашырга чакырдылар. Конкурс кагыйдәләре һәм сроклары турында бүгенге эшлекле дүшәмбе барышында Башкарма комитетның Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, “Казандагы иң яраткан урыннар” конкурсы Казанда туризмны үстерү һәм шәһәр җәмәгать транспортының популярлыгын үстерү максатыннан оештырылган. “Транспорт картасы” компаниясе шәһәр һәм республиканың тарихи һәм архитектура рәсемнәре төшкән электрон карталарны чыгара башлаган. Бүгенге көндә Казан, Свияжск һәм Болгардагы истәлекле урыннар төшкән карталарның 7 варианты әзерләнгән. Аларны 1-нче майдан тарата башлау планлаштырыла.
Конкурста катнашу өчен Татарстан башкаласының мәдәни, архитектура һәйкәлләре һәм матур табигать почмаклары сайланган. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган объектлар транспорт карталарына урнаштырылачак, шул рәвешле әлеге идея туристлар һәм шәһәрлеләрне генә кызыксындырып калмыйча, экскурсия һәм туристлык маршрутлары туроператорларын да җәлеп итәргә булышачак.
Айдар Габделхаков конкурсның шартлары турында сөйләп үтте. “Конкурста һәрбер шәһәрле дә катнаша ала. Моның өчен шәһәрнең йөзен күрсәтә дип санаган мәдәни һәйкәлне сайларга һәм аның өчен интернет һәм SMS аша тавыш бирергә кирәк. Исемлектәге һәйкәлләрнең барысы өчен дә тавыш биреп була. Шулай ук казанлылар үзләренең вариантларын да тәкъдим итә алалар. Фотографияләр сайтта һәм шәһәр пассажир транспортының күчмә сотавындагы плакатларда урнаштырылачак”, - дип ачыклык кертте ул.
Шәһәрлеләрнең фикере (843) 262-80-80 телефон номеры аша, шулай ук конкурсның сайтында (http://transkart.ru/vote/vote.php) кабул ителә. Үз тавышыгызны SMS-хәбәр ярдәмендә дә җибәреп була, моның өчен 2420 кыска номерына (хәбәрнең текстында “фото” сүзе һәм пробелдан соң объектның санын күрсәтергә) язарга кирәк. Шулай ук “Транспорт картасы” ААҖ адресына (420066, Казан шәһәре, а/я 307) хат салырга мөмкин.
Конкурста иң күп тавыш җыйган 10 истәлекле урын җиңәчәк, дип билгеләде Айдар Габделхаков. Истәлекле урыннарга телефон аша, почта хатлары, SMS-хәбәр һәм интернет аша тавыш биреп була.
Конкурс 28-нче апрельдән 1-нче июньгә кадәр уздырыла. 3-нче июньдә җиңүчеләр игълан ителәчәк. Конкурста җиңгән истәлекле урыннар төшкән рәсемле транспорт карталарының беренче партиясен 1-нче июльдә чыгара башлау планлаштырыла.
Казан Мэры Илсур Метшин транспорт карталарына шәһәрнең истәлекле урыннарын төшерү креатив идеясен югары бәяләде һәм казанлыларны тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды. “Шәһәребезнең истәлекле урыннары төшкән транспорт карталарын туристларга гына түгел, үзебезнең халыкка да тәкъдим итәргә күңелле булачак. Мондый маркетинг адымы транспорт карталарыннан яңа кулланучыларны булдырырга ярдәм итә. Бүгенге көндә шәһәрлеләрнең 76%-ы җәмәгать транспортында транспорт картасыннан куллана. Транспорт карталарына истәлекле урыннарны төшерү әлеге күрсәткечне тагы да үстерергә булышачак”, - дип билгеләде Мэр.