А.Вавилова исемендәге фонд соравы буенча Казан Мэры И.Метшин балалар хосписы янында агач утыртуны оештырырга кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). 9 Майга кадәр Татарстан башкаласында тиешле тәртип урнаштырырга кирәк. Моның өчен шәһәр хезмәтләренә барлык көчләрен эшкә җигәргә кирәк булачак. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый карар бирде.
Шәһәрне чистарту һәм төзекләндерү буенча эшләрнең шактый өлеше 26-нчы апрельдә узган гомумшәһәр өмәсе вакытында башкарылды. Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренә караганда, җыештыру өмәсен уздырыр өчен кирәк булган барлык оештыру эшләре дә башкарылган, чистарту эшләре өчен урыннар билгеләнгән, техника җәлеп ителгән, халык махсус инвентарь белән тәэмин ителгән. “Район администрацияләре каты көнкүреш һәм эре габаритлы калдыкларны утильләштерү өчен талоннар бүлеп бирделәр”, - дип җиткерде ул.
Өмәдә мәктәп укучылары, техникум, югары уку йортлары студентлары, шәһәрдәге предприятие, учреждение, оешма хезмәткәрләре һәм шәһәр халкы катнашты. Узган елдагы кебек үк, билгеләнгән территорияләрне чистартырга Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре һәм аппарат хезмәткәрләре, Казан шәһәре Думасы, район администрацияләре, муниципаль учреждение вәкилләре чыкты. Җыештыру өмәсендә 49 меңнән артык казанлы катнашты, 340-лап махсус техника берәмлеге кулланылды. Предприятие, төрле оешма һәм учреждение территорияләрендәге чүп-чарны чыгару эшләре активлаштырылды. Барлыгы 10 меңнән артык кубометр чүп-чар чыгарылды, дип җиткерде И.Куляжев.
Ул шулай ук юлларны, яшел зоналарны, ишегалларны чистарту буенча эшләр дәвам ителгәнен дә билгеләп үтте. 26-нчы апрельдә 1 меңнән артык агач һәм 400 куаклык утыртылган.
Предприятие һәм оешмалар көче белән 70 мең кубометрдан артык булган мәйданда чистарту эшләре алып барылды. Законсыз рәвештә барлыкка килгән 13 чүп өеме урыны узган шимбәдә юкка чыгарылды. Тулаем алганда шимбә көнгә планлаштырылган барлык эшләр дә, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе сүзләренә караганда, тулы күләмдә башкарылган.
Казан Мэры шәһәрдәге чисталыкка битараф булмаган һәм җыештыру өмәсендә актив катнашкан халыкка янә үзенең рәхмәтен белдерде. “Һава торышы эш өчен бик үк уңай булмаса да, барысы да җыештыруга яхшы кәеф белән килде”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе. Ул шулай ук шәһәрдәге генераль җыештыру эшләре 9 Майга төгәлләнергә тиешлеген ассызыклап үтте. “Барлык ресурсларны мобильләштерүегезне һәм 9 Майга кадәр бөтен шәһәрне чистартуыгызны сорыйм”, - диде И.Метшин.
Шәһәр җитәкчесе шулай ук Казан Мэриясенең Интернет аша кабул итү бүлегенә халыктан күпләгән хатлар килүен билгеләде, аларда теге яисә бу районда агачлар утыртуны сорыйлар. “Менә әле атна дәвамында гына Сыртланова, С.Хәким, Четаев, Адоратский, Минск, Гаврилов, Чуйков, Заслонов урамнарында яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр килде”, - диде Мэр. Ул барлык җаваплы булган кешеләргә мондый төрдәге мөрәҗәгатьләрне күз уңыннан ычкындырмаска кушты. “Гражданлык инициативасын үтермәгез”, - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе һәм Башкарма комитет, аның структур бүлекчәләре, район администрацияләре вәкилләре агач утырту эшләрендә актив катнашачаклыгын ассызыклап үтте.
Казан Мэры исеменә Анжела Вавилова исемендәге Фондтан мөрәҗәгать килгәнлеген дә әйтергә кирәк. Фонд 2014 елның 1-нче июнендә хоспис ачарга планлаштыра. “Койманың тышкы периметры буенча “Яшел рекорд” акциясе кысаларында яшел үсентеләр утырту мәсьәләсен каравыгызны сорыйм. Әгәр мәсьәлә уңай хәл ителсә, фондның барлык хезмәткәрләре һәм волонтерлар агач утырту өмәсенә чыгачак”, - дип, мөрәҗәгатьнең бер өлешен укыды Мэр. “Без әлеге акцияне хуплыйбыз. Һава торышы да моны соңгарак калдырмыйча башкарырга мөмкинлек бирә. Волонтерлар сыйфатында үзебез дә катнашсак иде”, - дигән тәкъдим белән чыкты шәһәр җитәкчесе.