Казан Мэры сүзләренә караганда, халыкның иң яраткан урыннарының берсе булган Горький исемендәге паркны яңарту эшләре инде башланып киткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Шәһәрлеләрнең һәм башкала кунакларының иң яраткан урыннарының берсе булган Горький исемендәге паркны реконструкцияләүнең һәм яңартуның беренче ятабы башланып китте. Бүген бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе вакытында җиткерде.
Хәзерге вакытта, шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, “проектны әзерләү буенча актив эш” алып барыла. “Горводзеленхоз” Трест” МУП хезмәткәрләре яшел үсентеләрне тикшереп карыйлар, авария хәлендәге үсентеләрне, баганаларны, эскәмияләрне алалар.
Паркны төзекләндерү проекты казанлыларга май бәйрәмнәреннән соң тәкъдим ителәчәк. “Эш әле башланганга гына, без казанлыларның фикерен һәм теләкләрен тыңлый һәм үзебезнең планнарга үзгәрешләр дә кертә алабыз”, - диде Казан Мэры.
Шәһәр җитәкчесенең фаразлавы буенча, Горький исемендәге паркның яңартылуын җирле халык һәм Татарстан кунаклары инде бу елда ук күрә алачаклар.