Башкала Мэры җыештыру өмәсендә катнашкан һәрбер казанлыга үзенең рәхмәтен белдерде.
(Казан шәһәре 26-апрель). Санитар чистарту һәм шәһәрне төзекләндерү икеайлыгы кысаларында бүген Казанда шәһәркүләм җыештыру өмәсе оештырылды. Мәктәп, югары уку йортлары һәм махсус белем бирү учреждениеләре, төрле предприятие хезмәткәрләре һәм битараф булмаган казанлылар тарафыннан 70 мәйданчык чистартылды, шулай ук 1,8 меңнән артык ишегалды тәртипкә китерелде. Башкала Мэры җыештыру өмәсендә катнашкан һәрбер казанлыга үзенең рәхмәтен белдерде.
Шәһәр җитәкчесе үзе Башкарма комитетының струтур бүлекчәләре хезмәткәрләре белән бергә К.Тинчурин исемендәге скверны җыештыруда катнашты. Шимбә өмәсендә шулай ук К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары да катнашты. Өлкән яшьтәге актерлар Илсур Метшинга әлеге җыештыру өмәләрендә 52 еллап катнашуларын сөйләделәр һәм моны бик тә әһәмиятле чара булуын билгеләп үттеләр. “Без дә җыештырмасак, кем тәртип булдырыр биредә”, - диделәр алар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренә караганда, санитар чистарту икеайлыгы башланганнан бирле подрядчы оешмалар ярдәме белән шәһәр парклары һәм скверлары, йорт яны территорияләре, урам-юл челтәре объектлары тәртипкә китерелгән. Икеайлык һәм шәһәрне төзекләндерү кысаларында көн саен Казан урамнарында 2000-нән артык кеше һәм 190-нан артык махсус техника берәмлеге эшләгән.
“Якынча исәпләр буенча, шимбә өмәсендә, узган еллардагы кебек үк, 65 меңнән артык казанлы катнашкан. Бүген шәһәр өмәсендә 350-дән артык махсус техника берәмлеге кулланыла. Моннан кала, бүген без “Яшел рекорд” кысаларында агачлар утырту эшенә дә тотындык, күпчелек очракта халыктан килгән гаризалар буенча эшлибез”, - дип билгеләде Игорь Куляжев.
“Массакүләм җыештыру эшендә катнашкан һәм шәһәрне чистартуга үзләреннән өлеш керткән казанлыларга ихластан рәхмәтемне җиткерәсе килә. Икеайлык кысаларында шактый эш башкарылды. Әлбәттә, эшнең зур өлеше төзекләндерү предприятиеләренә төшә, шулай да безнең өчен шәһәрлеләрнең активлыгы да мөһим. Мәдәният елында чистарту эшләрендә актив катнашырбыз, бигрәк тә тирә-юньне чүпләмәбез дип ышанып калам. 9 май бәйрәменә барысын да төгәлләрбез һәм Казан чисталыгы белән балкып торыр дип өметләнәм”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин шәһәр халкына.