Тантанада ТР Президенты һәм Казан Мэры да катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель). Бүген, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, шагыйрь һәйкәленә тантаналы рәвештә чәчәк кую оештырылды.
Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Халыкара төрки мәдәният (ТЮРКСОЙ) оешмасының генераль сәркатибе Дюсен Касеинов, Кырым вице-премьеры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Ленур Исламов, республика парламентлары депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗат интеллигенциясе вәкилләре һәм Татарстан башкаласының күпләгән кунаклары катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, бүген, Габдулла Тукайның Туган көнендә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Казан – 2014 елгы төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасының ачылыш тантанасы була.
Видеорепортаж