Илсур Метшин бина милекчеләрен керү урыннарын чәчәкләр һәм яшеллек белән бизәргә чакырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин “Горводзеленхоз” муниципаль автоном предприятиесендә булып кайтты һәм яшелләндерү сезонына әзерлекне бәяләде. Ул берьеллык чәчәк үрентеләре үсә торган һәм шәһәр биналарының керү урыннарын бизәү өчен вазоннар әзерләнә торган теплица һәм парникларны карады. Бу елда, парк һәм скверларны колачлап алу исәбенә, Казандагы чәчәк түтәлләре 35%-ка артачак.
Мэрны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм "Горводзеленхоз” МУП җитәкчесе Роза Җәббарова озата йөрде.
“Горводзеленхоз” МУП-тагы 3-нче номерлы цех җитәкчесе Роза Андукова сөйләп үткәнчә, үрентеләрне күпләп утырту эше май аенда оештырылачак. Соңыннан үсентеләр кассеталарга күчерелеп утыртыла, аннары аларны киптерер һәм җилләтер өчен парникларга алып чыгачаклар. Шәһәр территориясендә чәчәкләрне утырту эше традицион рәвештә май ахырында башланып китәчәк.
Илсур Метшинга безнең шәһәребездә күпчелек очракта сальвия, лалә, бегония, петуния, бархатца, цинерария кебек берьеллык чәчәкләр яхшы үсеп китүен сөйләделәр. Бу язда шулай ук күпләп яран гөлләре утырту күздә тотыла – якынча 10 меңләп чәчәк.
Роза Җәббарова сүзләренә караганда, “Горводзеленхоз” МУП шәһәрдә утырту өчен барлыгы 3,5 млн. чәчәк әзерләгән. Узган елда яшелләндерү күпчелек очракта шәһәр үзәге территориясендә башкарылса, бу елда исә шәһәр читләрендә дә, шулай ук шәһәр паркында һәм скверында да барлыкка киләчәк. “Горводзеленхоз” тарафыннан утыртылган чәчәкләргә өстәмә рәвештә идарәче компанияләр көче белән ишегалларында һәм урамнарда да чәчәкләр утыртылачак.
“Горводзеленхоз” 1200 кашпо әзерли, алар юл һәм елга каналлары буйларына утыртылачак. Шулай ук чәчәк үстерүче хезмәткәрләр шәһәр биналарының керү урыннары һәм урамнарны бизәр өчен вазоннар әзерлиләр. Мондый чәчәкле касәнең бәясе 5 мең сумга кадәр җитә. Бүгенге көндә “Горводзеленхоз” предприятиесенә шундый чәчәкле вазоннарны сорап төрле предприятиеләрдән 560 гариза килгән.
“Сәнәгать предприятеләре традиция буенча үзләренең керү урыннарын чәчәкләр һәм яшеллек белән бизиләр. Безнең эшмәкәрләр әлегә моңа ияләшмәгән, әлеге культураны аларга да кертергә кирәк. “Горводзеленхоз” чәчәкле, кара туфраклы, вазага утыртылган чәчәклекләрне кулай бәядән әзерләп бирә. Мондый чәчәк өчен биш мең сум – отышлы бәя. Моннан бер кеше дә бөлгенлеккә төшмәячәк, шәһәрдә һәм бинада матурлык кына артачак. “Горводзеленхоз”да чәчәклекләргә инде 500 гариза бар, әлеге санны меңгә җиткерергә кирәк”, - дип бурыч куйды Мэр һәм Игорь Куляжевка һәм район башлыкларына бина милекчеләре белән аңлату эшләрен оештырырга кушты.