Шәһәр башлыгы Илсур Метшин иҗат интеллигенциясе белән түгәрәк өстәл артында очрашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казанда Мәдәният елы кысаларында тормышка ашырырга планлаштырылган проектлар хакында фикер алышу өчен иҗат интеллигенциясе вәкилләре белән очрашты. Быел җәен шәһәрдә кече скульптура формалары, китапка багышланган фестиваль узачак, Кабан күленең яр буе театраль яр буенча әйләнәчәк, ә Камал театры каршындагы фонтаннар татар классиклары көйләрен “яңгыратачак”.
Шәһәр Мэры белән түгәрәк өстәл форматында узган очрашуга иҗади берләшмә вәкилләре, музыкаль һәм театраль коллектив җитәкчеләре, музей директорлары, архитекторлар һәм композиторлар, иҗади конкурслар һәм фестивальләрне оештыручылар чакырылган иде. Чарада шулай ук Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева катнашты.
Очрашуны ачкан вакытта Илсур Метшин мәдәният өлкәсен финанслауның яхшыруын теләгәнен белдерде.
Мәдәният, фән, яшьләр хәрәкәте һәм җәмәгатьчелек эшлеклеләре Илсур Метшинга бу ел дәвамында Казанда музыка, театр һәм шәһәр архитектурасы өлкәсендә тормышка ашыруны күздә тоткан берничә эре проект тәкъдим иттеләр.
Казан Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең проектлар карап тикшерү һәм шәһәр дизайны бүлеге башлыгы Жанна Белицкая яшь осталар – Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт Академия сәнгать институтының филиалы һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары катнашында планлаштырыла торган кече скульптура формалар конкурсы турында хәбәр итте.
В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт Академия сәнгать институтының Казандагы филиалы директоры Мәхмүт Ваһапов быел беренче тапкыр алты яшь скульпторның чыгарылышы булганын билгеләде. Яшьләрнең конкурста катнашырга әзер булуын, аларның кызыксынган булуын ассызыклады, шулай ук Иске Татар бистәсе территориясендә берничә скульптура урнаштырырга тәкъдим ясады.
Илсур Метшин архитекторларның конкурсның үткәрелүе турындагы идеясен тулысынча хуплады һәм аларның әлеге бәйгедә катнашуы хакында фикер алышу өчен скульптор студентлар белән очрашырга теләк белдерде. Моннан тыш Илсур Метшин яңа скульптураларның шәһәрнең тарихи өлешендә генә түгел, шулай ук Казансу яр буенда, Кабан күле буенда, шәһәр паркларында һәм скверларында күрергә теләк белдерде. Илсур Метшин архитекторлар белән Татарстан башкаласында кече архитектура формаларның шактый аз санда булуы белән килеште. Үз чиратында Казанда әйдәп баручы дөньякүләм скульпторлар катнашында биеннале үткәрелүе хакында сүз барганын сөйләде. Моннан соң шәһәребезгә скульптураларның берсе калачак. Кече архитектура формалар мәсьәләсе буенча фикер алышуны тәмамлап, Илсур Метшин Иске Татар бистәсе территориясендә беренче скульптураларның 30-нчы августка әзер булуына ышанычыны белдерде.
“Җәйге урам фестивале” проекты Иске Татар бистәсен җанландыру вариантларының берсе буларак карала. Әлеге чараны үткәрү инициативасын “Казан яшьләре” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Дмитрий Юдин, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, Иске Татар бистәсенең Бистәдә озак яшәүчеләр берлегенең рәис урынбасары Нурания Биктимерова һәм “Мураками” төркеме солисткасы Диләрә Ваһапова белдерделәр. Беренче фестивальне алар Кабан күле яр буенда оештырырга тәкъдим итәләр. Ай дәвамында эстрада мәйданчыкларында тематик мастер-класслар, очрашулар, бәйгеләр үткәрергә планлаштырыла. Музыкаль теманы дәвам итеп, Диләрә Ваһапова Мэрга Казанның әлегә кадәр рок-музыка радиосының юклыгын искә төшерде. Илсур Метшин сүзләренә караганда, моңа берничә сәбәп бар, төп сәбәпләрнең берсе – буш радиоешлык булмавы.
Әдәби җәмәгатьчелек исеменнән әлеге чарада катнашкан Казанның үзәк китапханә системасы челтәре директоры Резедә Исмәгыйлева, В.П.Аксенов музей-йорты директоры Ирина Аксенова һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы Лилия Газизова “Китап-фест” (“Книга-фест”) беренче шәһәркүләм китап фестивале үткәрү инициативасы белән чыгыш ясады. Резедә Исмәгыйлева сүзләренә караганда, проектның төп идеясе – уку традициясен торгызу, зәвык фомалаштыру, үсеп килүче буында уку культурасын алга сөрү. Китап фестивалендә китап графика, рәсем сәнгате, музыка һәм арт-инсталляция ярдәмендә кабат “торгызылачак”. Фестивальгә игътибарны җәлеп итү өчен, оештыручылар “ачык микрофон” форматында чыгышлар, рольләргә бүлеп уку һәм танылган язучылар катнашында мастер-класслар үткәрергә планлаштыра.
“Бер генә гаджет та балага яхшы иллюстрацияле китапны алмаштырмаячак”, - дип килеште Мэр “Китап-фест”ны үткәрү инициаторлары белән. - Әмма мин төрле яшьтәге төркем укучы ихтыяҗларын исәпкә алырга сорар идем. Моннан тыш, фестиваль кысаларында “Ишегалдында иҗат мәйданчыклар” проекты – ишегалдында шигърият бәйрәмнәре үткәрү тәкъдим ителә.
Мэр быел 80 мең казанлының ишегалды яңартылачагын искә төшерде. “Мәдәниятнең ишегалдыннан башлануы – бик әйбәт фикер. Төзекләндерү мәдәнияте белән беррәттән әлеге ишегалларга шул җирлектә яшәүчеләрнең бергәләп иҗади ял итү мәдәнияте дә килсә яхшы булыр иде”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
ТР Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе карамагындагы Иҗтимагый берлек рәисе Рәис Төхфәтуллин “Аксенов-фест” фестивале кысаларында яшь татар язучылары әсәрләре тәрҗемәләренең җыентыгы бастырылырга әзерләнгәнен хәбәр итте.
Шагыйрә Лилия Газизова Мэрга вакытында рус авангарды лидеры Велимир Хлебников яшәгән Волков урамы, 86 адресы буенча урнашкан йортта мемориаль такта урнаштыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Үз чиратында, шагыйрь Ренат Харис татар шагыйре Фатыйх Кәрим исеме белән бәйле булган истәлекле урыннар булмавына бәйле үкенечен белдерде. Мэр әлеге сорауларны контрольгә алырга вәгъдә бирде.
Казан музейлары - түгәрәк өстәлнең фикер алышу өчен чираттагы темасы булды. “Казан” милли-мәдәният үзәгенең музей комплексы җитәкчесе Луиза Космылина Мэрга “Казан” милли-мәдәни үзәге бинасында урнаштырылачак Ф.Шаляпин музей проектын тәкъдим итте. Луиза Космылина сүзләренә караганда, музей комплексында мемориаль һәм эш зоналары урнашачак. Хәзерге вакытта экспонатларны сайлап алына һәм реставрацияләнә. “Шаляпин музеен оештыру – музей хезмәткәрләренеке генә түгел, бөтен шәһәр халкының теләге”, - дип мөрәҗәгать итте ул шәһәр башлыгына.
Илсур Метшин әлеге идея белән тулысынча килеште һәм Федор Шаляпин исеменең бөтен дөньяга мәгълүм булуын билгеләп узды. Кичектереп тормыйча музейны оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрергә тәкъдим итте.
К.Васильев картиналар галереясе директоры Геннадий Пронин да үз планнары белән бүлеште. Аның сүзләренә караганда, Бауман урамындагы яңа бинага күченгәннән соң, музейга килүчеләр саны 4 тапкырга арткан. Әкренләп, төрле чаралар үткәрү хисабына музей мәдәни үзәк статусын ала. Якын планнарда – К.Васильев иҗатына багышланган россиякүләм фәнни конференция үткәрү һәм рәссам исемендәге шәһәркүләм премия тапшыру, соңгысы исә сәнгать мәктәпләренең иң яхшы укытучыларына тапшырылачак.
“Быел без беренче мәртәбә сәнгать мәктәпләренең укытучыларына Васильев исемендәге премияне тапшырачакбыз. Әлеге тантананы конференция кысаларында үткәрергә тәкъдим итәм. Бу беренче лауреатларыбызны да шатландырыр, яңа премиягә дә яхшы старт булыр”, - дип тәкъдим ясады Мэр.
С.Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге җитәкчесе Ләйлә Монасыйпова Мэрга Камал театры каршындагы мәйданда “җырлый торган фонтаннар” өчен яңа фонограмма әзерләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Аның фикеренчә, милли театр янында иң яхшы татар композиторларының музыкасы яңгыравы дөресрәк булыр иде. Аның сүзләренә караганда, бөтен дөньяда классик музыканы тыңлау практикасы киң таралган һәм бөтенләй әзер булмаган тамашачы тарафыннан да яхшы кабул ителә.
“Киңәшләре өчен профессионалларга рәхмәт, - диде аңа Мэр. – Бу очракта бу дөрес кенә түгел, матур карар да. Ул үзе хезмәттәшлек иткән театр каршында да яңгырамаса, Сәйдәшев көйләрен тагы кайда ишетергә була? Шәһәр үзәгендә лаеклы музыка яңгырарга тиеш”.
ТР Дәүләт камера хорының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәэминдарова Мэрга 9 май “Җырлый торган Казан” проекты кысаларында меңәрләгән кеше катнашындагы хорга дирижерлык итү мөмкинлеге өчен рәхмәтен белдерде. Бу көнне зур җыелма хор тарафыннан 20 хәрби җыр башкарылачагы турында сөйләде һәм казанлыларны әлеге грандиоз чарада катнашырга чакырды. Меңәрләгән казанлы катнаша алган хор флэшмобларын Казан вокзалында, спорт корылмаларында һәм яхшы акустика булган башка урыннарда үткәрергә була, дип өстәде М.Тәэминдарова.
“XXI гасырда классик гитара” халыкара фестиваленең сәнгать җитәкчесе Айнур Бегутов фестиваль эшенә нәтиҗәләр чыгарды, Казан гитара академиясе ачылуы хакында сөйләде, шулай ук Мэрга музыкаль инструментлар алуга бирелгән сертификаты өчен рәхмәтен белдерде. Әлеге сертификатка академия өчен биш гитара алынган.
5-11 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында X Казан Халыкара мөселман киносының юбилей фестивале узачак. Фестивальнең башкарма директоры Марат Дәүләтов быел җиңүчеләр өчен бүләкләр исемлегенә Казан шәһәре Мэрының махсус бүләге кертелгәнен хәбәр итте. Ул “Интеллектуаль кино” махсус программасын кертеп җибәрергә тәкъдим ясады. Шәһәр башлыгы оештыручылардан пенсионерлар һәм аз керемле гражданнар өчен ташламалар кертүне сорады.
“Сдвиг” яшьләр театрының сәнгать җитәкчесе Александр Фельдман һәм Ренат Харис Казанда шәһәркүләм яшьләр музыкаль-театраль мәктәп булдыру кирәклеге турында фикерләрен белдерделәр. Аның базасында мюзикллар һәм заманча опералар куярга булыр иде. Аерым алганда, Ренат Харис язылган “Алтын Казан” мюзиклы турында сөйләде.
Үз чыгышында шагыйрь Казанда уза торган мәдәни чараларның күплегенә карата соклануын белдерде. “Мәдәният елында нидер яңа – театр, фестиваль, зур мәдәни чара барлыкка килергә тиеш, әлеге чара 2014 елда барлыкка килде, дип искә алырлык булырга тиеш ул”, - дип нәтиҗә ясады Ренат Харис.
Түгәрәк өстәл эше ахырында Илсур Метшин барлык катнашучыларга инициативалары һәм кызыклы проектлары өчен рәхмәтен белдерде. “Без фикер алышкан инициативаларның урамда үткәрелергә тиешлеге кызык булып тоелды. Мәдәниятнең урамга чыгуы яхшы да. Шулай итеп, без тамашачыларны күбрәк җыя алабыз дигән сүз. “Китап-фест”ны да, театраль яр буен да, ишегалдындагы иҗат мәйданчыкларын да бердәм Казандагы Җәйге урам фестивале исеме астында җыю дөрес булыр иде. Җәен Казанда тынычлык түгел, бик көчле мәдәни тормыш хөкем сөрсен иде”, - дип үз теләген белдерде Мэр.
“Мин янә Казаныбызның иҗат кешеләре шәһәре икәнлегенә ышандым. Татарстан башкаласының спортлы шәһәр булып кына түгел, иң укый, җырлый һәм бии торган шәһәр булуын теләр идем”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.