Красная Горка бистәсендәге клуб якындагы Иске һәм Яңа Аракчино, Күзәмәт һәм Калинино бистәләрендәге 10 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәренең Киров районындагы Красная Горка бистәсендәге күпфункцияле мәдәни үзәк төзелеш барышы белән танышты. Ул әлеге объектның аеруча әһәмиятле булганын билгеләде, Красная Горка бистәсендәге клуб якындагы Иске һәм Яңа Аракчино, Күзәмәт һәм Калинино бистәләрендәге 10 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Мәдәният идарәсе башлыгының урынбасары Азат Абзалов һәм башкалар катнашты.
300 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәк төзелеше һәм 8-нче мәктәп каршындагы спорт мәйданы проекты “Авыл клублары” республика программасы кысаларында тормышка ашырыла. Исегезгә төшерәбез, 2013 елда яңа клуб Мирныйда, элегрәк – Северный һәм Вознесенское торак массивларында эшли башлады. 2014 елда Красная Горка һәм Кадыш (Авиатөзелеш районы) бистәләрендә ике мәдәни һәм күңел ачу объектлары төзелеп бетәчәк.
Подрядчы май аенда кирпеч өелеп бетәчәк, ә 1-нче июльгә - отделка эшләре һәм коммуникацияләр үткәрү эше тәмамланачак, дип сөйләде. Районнар башлыгы Дамир Фәттахов 30-нчы август Шәһәр көненә клубта мәдәни агарту эшен башларга планлаштырылганын раслады.
Бүгенге көндә Красная Горка торак массивында 347 бала яши. Бирегә социаль ипотека программасы кысаларында салынган йортларга 400 гаилә күченгәннән соң тагын 188 балага артачак.
8-нче номерлы мәктәп директоры Галина Белякаева сүзләренә караганда, Красная Горка бистәсенә авыл клубы бик кирәк, чөнки мәктәптә актлар залы юк. Төзелеш эшләре тәмамланганнан соң күпфункцияле үзәктә актлар залы һәм китапханә урнаштырылачак. Моннан тыш, клуб базасында хореография, вокал, театр һәм башка иҗади түгәрәкләр буенча эш алып барачак Мәктәптән тыш эшләре үзәге эшләве көтелә.
Галина Белякаева Мэрга мәктәптә капиталь ремонт эшләнгәне һәм белем бирү учреждениесенә алып барган җәяүлеләр кичү урынында светофор куйдырганы өчен рәхмәтен белдерде. Илсур Метшин, үз чиратында, клуб барлыкка килү белән бистәдә яңа тормыш үзәге барлыкка киләчәгенә ышанычын белдерде. “Тәмам узындырып бозылган казанлылар өчен бу – клуб, ә район үзәгендәгеләр өчен бу – мәдәният йорты, чын тормыш үзәге. Иске Аракчино, Аракчино һәм Красная Горка бистәләрендә яшәүчеләр – һәммәсе казанлы. Һәм бу җирлектә әлегә кадәр мәдәният үзәге булмавы безнең өчен мактанулы эш түгел, әлбәттә. Татарстан Республикасы Преәиденты программасы ярдәме белән 3 ел эчендә шәһәребез читендәге бистәләрдә 5 мәдәният йорты төзеләчәк. Бистәләр өчен әлеге объектлар шактый кирәкле, һәрвакыт Казанга чыгып китү мөмкинлеге юк, шуңа күрә мәдәният үзәгенең якында урнашуы зарур”, - диде Мэр.
Төзелеш мәйданчыгын карап бетергәндә, Илсур Метшин яңа авыл клубының ишекләре төнгә генә ябылачагына ышанычын белдерде. “Социаль ипотека йортлары, мәктәпне капиталь ремонтлау һәм спорт мәйданчыгы – боларның һәрберсе бистәгә динамик тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирәчәк. Малайлар һәм кызлар эмоцияләрен спорт мәйданында яисә сәхнәдә чыгарачак, файдасыз урамда йөгереп йөрмәячәк. Бинаны төзибез, үзәк өчен җиһаз да, мебель да булачак. Төп максат - әлеге мәдәният йортын җанландыру”, -диде Илсур Метшин.