Илсур Метшин барлык ветераннарга да Җиңү Парадына шәхси чакырулар тапшырды һәм алар үзләренең гаиләләре белән бәйрәмгә килерләренә ышанычын белдерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең 18-нче номерлы үзәк хастаханәсендә булды, биредә ул сугыш ветераннарын дәвалау шартлары белән танышты. Бу елның башыннан алар өчен Казанның тәүлек әйләнәсе эшли торган барлык стационарларында да махсус рәвештә 104 кешегә исәпләнгән 59 аерым палата бүлеп бирелгән. Аларның 24-е – бер урынлы, калганнары – ике һәм өч урынлылар.
Казан Мэрын Идел буе һәм Вахитов районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Казанның Сәламәтлекне саклау идарәсе башлыгы урынбасары Альбина Малова, шулай ук “18-нче номерлы шәһәр үзәк хастаханәсе” сәламәтлекне саклау дәүләт автоном учреждениесенең (ССДАУ) баш табибы Рөстәм Бакиров озата йөрделәр.
Илсур Метшин хирургия, отоларингология һәм гомуми терапия бүлекләрендәге палаталарны карап чыкты. Ветераннар өчен билгеләнгән барлык палаталар да электр-көнкүреш җайланмалары, мебель, аерым санитар үзәкләр белән тәэмин ителгән. Һәр палатага да салкын һәм кайнар сулы раковиналар урнаштырылган. Яхшы шартлар булдырылган мондый палаталар шәһәрдәге һәрбер хастаханә бүлегендә дә бар, дип сөйләде Мэрга Альбина Малова. Аның сүзләренә караганда, алар “Сугыш ветераннары өчен госпиталь” сәламәтлекне саклау дәүләт автоном профильле учреждениесен тулыландырып торалар.
Рөстәм Бакиров сүзләренә караганда, агымдагы елда хастаханәдә косметик ремонтны төгәлләү, шулай ук сугыш ветераннары өчен бүленгән палаталарны мебель һәм электр-көнкүреш җайланмалары белән тәэмин итү планлаштырыла. “Ремонт барышында “Һәркемгә дә уңайлы мохит” үсешенә кагылышлы булган барлык җитешсезлекләр бетереләчәк”, - дип билгеләде баш табиб.
Мондый төрдәге эшләр Казанның “5-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе” ССДАУ, 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе, Медицина университеты клиникасы, 16-нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсе кебек башка хастаханәләрендә дә башкарыла. Ветераннар палаталарына ремонт үткәрү һәм җиһазландыру өчен 5,2 млн. сум акча бүленгән.
Илсур Метшин 18-нче номерлы шәһәр хастаханәсендә дәвалау курсын үтүче ветераннар белән аралашып алды. Хирургия бүлегендә Казан Мэры ветеран Турфан Насыйбуллин дәвалана торган палатада булды, ул сугыш вакытында авиациядә хезмәт итә һәм очкычлар механигы булып эшли. Хастаханәгә йөрәк системасы авыруы булганга килгән.
Шәһәр җитәкчесе биредәге шартларга һәм медицина хезмәткәрләре эшенә бәйле булган нинди җитешсезлекләр булуы турында кызыксынды. “Кимчелекләр юк, бары тик рәхмәт сүзләре генә җиткерәсе килә. Миңа күп хастаханәләрдә ятарга туры килде һәм биредәге шартларны бик яхшы дип бәяләр идем”, - дип ышандырды Турфан Насыйбуллин.
“9 Майга кадәр савыгып бетегез һәм парадка килегез. Сезне гаиләгез белән бәйрәмдә көтеп калабыз”, - диде Илсур Метшин.
Оториноларингология бүлегендә Казан Мэры Мөбарәк Галләмов палатасын карады, ул колаклары начар ишетү белән бәйле рәвештә дәвалау курсы үтә. Сугыш вакытында училищедан ук Төньяк диңгез флотына китә. Хезмәт вакытында механик вазыйфасын башкара һәм өенә бары тик 1947 елда гына кайта. Мөбарәк Галләмов биредәге дәвалау шартлары һәм хезмәт күрсәтү аны тулысынча канәгатьләндергәнен билгеләп үтте.
Соңыннан Илсур Метшин терапия бүлегендә булды, биредә ветераннар палатасында тыл хезмәтчәне Фәкия Минкина дәвалана. “Мин үзем Баулыдан, әмма нәкъ менә әлеге хастаханәгә эләгүемә бик шатмын. Биредә дисциплина, чисталык һәм тәртип югары дәрәҗәдә, туклану да яхшы. Мондагы табибларга һәм хастаханәнең барлык хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсе килә. Өйгә бары тик тулысынча сәламәтләнгәч кенә кайтачакмын”, - дип сөйләде Фәкия Минкина.
Илсур Метшин барлык ветераннарга да Җиңү Парадына шәхси чакырулар тапшырды һәм алар үзләренең гаиләләре белән бәйрәмгә килерләренә ышанычын белдерде. Мэр район администрацияләренә, бәйрәмгә килгән ветераннар үзләрен уңайлы хис итсеннәр өчен, барлык оештыру эшләре өстендә дә эшләргә кушты.
Исегезгә төшерәбез, бу елның башыннан Казанның сәламәтлек саклау учреждениеләре сугыш ветераннарына һәм ташламалары буенча аларга тиңләштерелгән затларга комплекслы медицина күзәтүе алып барыла. Хәзерге вакытта ветераннарның яртысы әлеге тикшеренүләрне үтте, күпчелеген үз йортларына барып карадылар. Медицина тикшеренүләре буенча, амбулатор дәвалау аркылы барлык мохтаҗлар да үткән, стационар дәвалауны исә 143 ветеран узган.