Әлеге вакытка “Авиатөзелеш” станциясе янын да төзекләндерелеп бетерү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). “Авиатөзелеш” метро станциясе янындагы терииториядә төзекләндерү эшләре 9 майга төгәлләнәчәк. Төзекләндерүнең соңгы штрихлары турында бүгенге эшлекле дүшәмбедә “Казметрострой” ААҖ генераль директоры Марат Рәхимов җиткерде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Авиатөзелеш” метро станциясен төзекләндерү буенча йөкләмәне шәһәр Мэры Илсур Метшин апрель аендагы күчмә киңәшмә барышында җиткергән иде. Ул вакытта Мэр станцияләргә кергәндәге территорияләрне төзекләндерү буенча эшләрнең барысын да бер ай вакыт эчендә башкарырга кушкан иде.
Марат Рәхимов билгеләп үткәнчә, кичә объектта әзерлек эшләре – вак таш җәю һәм асфальтның беренче катламын салу тәмамланган. Шушы көннәрдә тротуар һәм подъездларда асфальт җәю төгәлләнәчәк, ә 5-нче майда төзүчеләр асфальтның икенче катламын салачак. “Горводзеленхоз” МУП төзекләндерү буенча эшләрне шулай ук бетерде диярлек, шундыйлардан – чәчәк түтәлләре утырту.
Шәһәр Мэры йөкләмәсе буенча метрополитенның “Әмәт”, “Тукай мәйданы” һәм “Кәҗә бистәсе” станцияләрендә 9 майга эскәмияләр урнаштырылачак – һәр платформага 3-әр.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, “Авиатөзелеш” станциясенең төзекләндерелүе һәм эскәмияләрне урнаштыру билгеләнгән вакытта башкарылырга тиеш. “Станцияләрдә эскәмияләрне урнаштыру турында бездән өлкән яшьтәге казанлылар сорады, шуңа 9 май бәйрәме алдыннан аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтү дә булыр”, - дип ассызыклады Мэр.