Казан Мэры сугыш ветераннарына максималь рәвештә адреслы ярдәм күрсәтергә чакырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин ветераннар белән эшләүнең, аларга адреслы ярдәм күрсәтүнең яңа формасын эшләргә кушты. Бүгенге аппарат киңәшмәсендә ул барлык структур бүлекчәләрне әлеге максатларда яңа заманча технологияләр кулланырга чакырды.
Җиңү көненә әзерлек кысаларында ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтү киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе булды. Шәһәрдә әлеге юнәлештә алып барыла торган эшләр турында район администрацияләре башлыклары хәбәр итте.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә район территориясендә 501 Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышта катнашучыларның 453 тол хатыннары һәм 5399 тыл хезмәтчәннәре яши. Аның сүзләренә караганда, ветераннарның иң яшенә дә инде 85-тән югары, шуңа да аларның бик азы гына үз фатирларыннан чыга икән.
Ветераннарның бер өлеше торак шартларын яхшыртырга теләк белдергән. Аларның документлары җыелып, федераль субсидия алыр өчен тапшырылган. Ветераннарның фатирларында шулай ук ремонт та ясала. Бу елда 14 фатирга ремонт ясау планлаштырыла. Т.Алибаев шулай ук ветераннарны медицина ягыннан да тәэмин итүләрен билгеләп үтте. Диспансеризация өй шартларында гына уздырылган. 1-нче июльгә тыл хезмәтчәннәренең дә диспансеризациясе тәмамланачак.
Ветераннарны районның берничә предприятиесе һәм оешмасы, депутатлар шефлыкка алган. Бу елда ветераннарга ярдәм итү өчен сәнәгать предпритиеләре 5 млн. сум акча бүлеп биргән.
Казан Мэры Млсур Метшин, үз чиратында, максималь рәвештә адреслы һәм шәхси ярдәм күрсәтергә чакырды. Шәһәр җитәкчесе әлеге эшкә яшьләрне дә җәлеп итәргә кушты. “Һәрбер ветеран – безнең өчен ачык китап. Шуңа да яшь буында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләргә кирәк. Безнең төп бурыч – барлык сугышта катнашучы ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт белдерү. Без беркемне дә игътибарыбыздан читтә калдырырга тиеш түгелбез”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында бүгенге көндә 6169 сугыш ветараны һәм тыл хезмәтчәне яши, шуларның 461-е – сугышта катнашучылар. Әлеге мәълүматларны район башлыгының беренче урынбасары Наил Минвәлиев китерде. Ветераннарга ярдәм йөзеннән 113 сәнәгать предприятеләре, 39 уку йорты һәм районнар администрациясе аппараты алынган. Социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар бригадасы тарафыннан өстәмә ярдәм күрсәтелә икән.
“Сугышта катнашучыларның ялгыз яшәүче 14-е фатирларында ремонт ясау мөрәҗәгате белән чыкты. Бүгенге көндә 13 фатирда ремонт тулысынча үткәрелде. Соңгысында эшләр дәвам итә”, - дип җиткерде Н.Минвәлиев.
Ул шулай ук патриотик эш районның уку йортларында да алып барылганын хәбәр итте. 43 мәктәптә музей эшләп килүен җиткерде. Әйтик, 152-нче номерлы гимназиядә - электрон Хәтер китабы, 75-нче номерлы гимназяидә сугыш ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең виртуаль музее эшли икән. 122-нче номерлы гимназиядә “Снежный десант” эзләнүләр отряды оештырылган. Моннан кала, Мәскәү районының Ветераннар советы белән берлектә сугыш чоры балаларының истәлекләренә корылган китап әзерләнгән, “Җиңүчеләр буыны” проекты буенча эш алып барыла, аның кысаларында документаль фильмнар базасы булдырачак, ул үз эченә ветераннар белән әңгәмәләрне, фотоархивларны алачак.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, күпчелек ветераннарның проблемалары гадәти тормыш мәсьәләренә барып тоташа. “Алар өчен иң кыйммәтлесе – алар турында онытмау. Җиңү көне алдыннан бу бигрәк тә мөһим”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Вахитов һәм Идел буе районнарында 6196 ветеран һәм тыл хезмәтчәне яши, шуларның 612-се – Бөек Ватан сугышы катнашучылары. Алар 118 предприятие һәм учреждениегә беркетелгән. Бүгенге көндә күпчелек предприятиеләр инде ярдәм күрсәтә башлады, аларны шефлыкка алды. Мәктәп укучылары үз районнарындагы ветераннарның өйләренә барып хәлләрен белә. Районнар администрациясе башлыгы Андрей Лобов шундый мәгълүматлар китерде.
Ветераннарга заманча медицина ярдәме күрсәтелә. Шулай ук ветераннарның фатирларында косметик ремонт үткәрелә. “2013 елда 20 фатирга ремонт ясалды. Бу елда 30 торак йортта ремонт үткәрү планлаштырыла, аларның 14-ендә эшләр инде төгәлләнгән. Эш дәвам ителәчәк”, - дип җиткерде А.Лобов.
Совет районы администрациясендә мәгълүмат базасы булдырылган һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль паспортларын эшкәртү өчен программа тәэмин ителеше эшләнелгән. Әлеге мәгълүмат базасы ветераннарның яшәү шартлары һәм кирәк-яраклары турындагы яңалыкларны үз эченә ала, дип җиткерде район башлыгы Рөстәм Гафаров. 1-нче май мәгълүматларына караганда, район территориясендә 616 сугыш ветераны һәм 5029 тыл хезмәтчәне яши. Шулай ук Казанның башка районнарында да предприятиеләр, оешмалар ветераннарны шефлыкка алган, аларны социаль хезмәткәрләр һәм табиблар даими карап тора.
Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һәм укучылары шулай ук ветераннарга бара. Күпчелек ветераннарның фатирларын җыештырдылар, кирәкле азык-төлек һәм дарулар алдылар.
Район башлыклары шулай ук Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан төрле мәйданчыкларда оештырылачак тантаналы чаралар турында да җиткерделәр.
Илсур Метшин адреслы ярдәм күрсәтүнең һәм һәрбер ветеранга аерым булышуның зарурилыгын ассызыклады. “Бенең ветераннарның һәрберсе – җанлы музей”, - диде Мэр. Совет районының 121-нче номерлы мәктәбендә оештырылган музей балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүнең иң якты мисалы булуын билгеләде.
Ул шулай ук ветераннар белән эшләүнең яңа формаларын табарга чакырды. “Бүген без сезнең белән ел саен үткәрелә торган әйберләр турында фикерләшәбез. Шулай да бүген, югары технологияләргә ия булган гасырда, гомумән, башка мөмкинлекләргә ия без”, - диде Мэр. Ул ветераннар белән эшләүдә яңа технологияләрне максималь рәвештә кулланырга чакырды. Ветераннар, аларга кирәк булган әйберләр турындагы мәгълүматны туплаган бердәм база – Интернат-сайт булдыру тәкъдиме дә яңгырады. “Әлбәттә, ветераннар аерым предприятиеләр, оешмаларга беркетелгән, шулай да ярдәм итә алырдай, әлеге изге эшкә кушылырга мөмкинлекләре булган аерым кешеләр дә бар”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе. Ул җиңүнең 70 еллыгына кадәр әлеге проектларны тормышка ашырырга чакырды.