Предприятиенең директоры Камил Закиров булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). Казанның “Шәһәрне төзекләндерү” муниципаль унитар предприятесенә яңа җитәкче билгеләнгән. Әлеге вазыйфаны бүгеннән Камил Закиров башкарачак. Кадрлар билгеләнеше турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, Камил Закиров депутатлар корпусындагы эше, торак йортка капиталь ремонт ясау һәм юл төзелеше эше буенча күпләргә таныш. “Шәһәр төзекләндерү өлкәсендә эш бик әһәмиятле һәм җаваплы. Аңа уңышлар теләп калабыз”, - диде Мэр.
Мәгълүмат
Камил Илдар улы Закиров 1974 елның 3-нче гыйнварында Казанда туган. Югары белеме бар – 1998 елда “юрист-хокук белгече” буенча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. Казан шәһәре Думасы депутаты булып булып тора.
Моңарчы башкарган эшләре:
27.10.1988 - 01.09.1990 – Казанның 3-нче номерлы шәһәр поликлиникасында санитар
11.02.1999 - 12.10.2001 – Казан администрациясе Коммуналь милек идарәсе комитетының алдынгы белгече
07.12.2001 - 23.01.2004 – “Техносервис” сәүдә-сәнәгать компаниясе” ЯАҖ директоры, Казан шәһәре
26.01.2004 - 20.11.2007 – “Казанская предвижная механихироыванная колонна “Мелиорация” ААҖ генераль директоры, Казан шәһәре
21.11.2007 - 28.04.2008 - “Капитал Строй” ПСО” ҖЧҖ директоры, Казан шәһәре
29.04.2008 - 24.12.2009 – “Восток-С” ЯАҖ генераль директор урынбасары, Казан шәһәре
25.12.2009 - 11.02.2011 - “ДорСтрой – Казань” идарәче компаниясе” ҖЧҖ директоры, Казан шәһәре
01.03.2011 - 11.10.2013 – “Восток” ҖЧҖ директоры, Казан шәһәре
14.10.2013 - 25.04.2014 - “Восток-С” ҖЧҖ генераль директоры, Казан шәһәре
28.04.2014 - Казанның “Шәһәрне төзекләндерү” муниципаль унитар предприятиесе директоры