Җиңү бәйрәмендә казанлыларны Ирек мәйданына "Катюша” һәм “Смуглянка” җырларын башкарырга чакыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). 9 майда Ирек мәйданында 10.45 сәгатьтә, парад тәмамлангач, масштабы буенча моңарчы булмаган хор флешмобы булачак. Мәдәният идарәсе Казан Мэриясе ярдәме белән “Җырлый торган Казан” яңа грандиоз проектын башлап җибәрә.
Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева хәбәр иткәнчә, масштаблы акциядә музыкаль мәктәпләрдән, студент яшьләр һәм ветераннардан торган меңләгән кешеле хор катнашачак. Һәр теләгән кеше әлеге хорга кушыла һәм сугыш елларының "Катюша”, “Смуглянка”, “День Победы”, “Темная ночь” кебек иң популяр җырларын башкара алачак.
Ирек мәйданындагы зур экраннарда сугыш җырларының сүзләре трансляцияләнәчәк. ТР камерлы хорының әдәби җитәкчесе Миләүшә Таминдарова “Халык караоке”сының баш дирижеры булачак.
Айгөл Горнышева хәбәр иткәнчә, проектка әзерлек инде финиш сызыгында икән: ветераннар теләкләре исәпкә алынып, музыкаль репертуар сайланган, музыкаль композицияләрнең 25 минутлык фонограммасы әзерләнгән, меңләгән балалар хорын концерт костюмнары белән тәэмин итү эше төгәлләнгән, транспорт мәьәләләре чишелгән. 6-сыннан алып 8-нче майга кадәр Ирек мәйданында җыелма хорның беренче репетицияләрен уздыру планлаштырыла.
Һәрбер казанлының сугыш елы җырларының сүзләрен ятлар һәм акциядә катнашыр өчен вакытлары бар әле. Җырларның сүзләре “Вконтакте” социаль челтәренә урнаштырылган. “Әлеге хор акциясе матур традициягә әйләнер һәм традицион шәһәркүләм бәйрәмнәр санына керер”, - дип билгеләде А.Горнышева.
Илсур Метшин “Җырлый торган Казан” проектының креативлыгын югары бәяләде. “Сугыш чоры җырларын башкару – матур традиция, ул барлык шәһәрләрдә дә яратып башкарыла, әмма бездәге кебек киң мастштабта беркайчан да башкарылганы булмагандыр. Безнең тавышны бөтен ил ишетсен өчен, барлык теләүчеләрне әлеге акциягә кушылырга чакырабыз”, - дип белдерде Илсур Метшин.