Әлеге боерык шәһәрнең Башкарма комитет җитәкчесе тарафыннан имзаланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). 5-нче майда Казанда 2013-2014 елгы җылылык бирү сезоны төгәлләнә. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең 2014 елның 28-нче апреленнән чыккан 954р номерлы боерыгына туры китереп, әлеге көннән кулланучыларны үзәкләштерелгән рәвештә җылылык белән тәэмин итү туктатыла. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде.
“Генерирующая компания” ААҖ”, шулай ук Казанның җылылык челтәрләре филиалына, “Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ, “ТГК-16”, “Казэнерго” ААҖ, шулай ук үзләренең балансында котельный, торак-коммуналь һәм социаль-көнкүреш билгеләнештәге объектлары булган предприятие һәм оешмаларга, компания, идарәче торак фондларга җылылык бирү сезонын төгәлләргә тәкъдим ителә.
Законнар җыелмасы нигезендә, 5 тәүлек рәттән һава температурасы +8°C-тан югарырак булса, җылылык бирү чоры төгәлләнә. “Казанда әлеге температура 24-нче апрельдә инде бу күрсәткечне үтте. Шуның белән бәйле рәвештә, һава температурасының төшүе көтелгәнгә, җылылык бирү сезонын туктату кичектерелеп торылды. Бүгенге көндә 5-нче тәүлек рәттән уртача температура +12,9°C-ны тәшкил итә. Җылылык бирүне туктатырга нигезләр бар”, - дип хәбәр итте Искәндәр Гыйниятуллин.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, 2013-2014 елгы сезонда җылылык белән өзлексез тәэмин итүдә катнашкан кешеләргә - җылылык белән тәэмин итүче һәм идарәче компанияләргә, район администрацияләренә рәхмәтен белдерде. “Җылылык сезонына җитди әзерлек эшләре зур аварияләрне булдырмаска ярдәм итте. Бу бик тә мәшәкатьле, җаваплы эш. Безнең өчен бу традиция – җылылык сезонын япканның беренче көнендә үк без киләсе җылылык бирү сезоныны әзерләнә башлыйбыз”, - дип ассызыклады Мэр.
ТКХ комитеты рәисе мәгълүматларына караганда, 12-сеннән алып 14-нче майга кадәр Казанның җылылык челтәрләре язгы гидравлик сынаулар үтә башлаячак. Сынау нәтиҗәләре буенча җитешсезлекләр ачыкланачак һәм киләсе җылылык сезонына яхшы әзерлек өчен аларны бетерү өстендә эш алып барылачак. Шуңа бәйле рәвештә 1887 торак йортта, 189 балалар бакчасында, 129 мәктәптә, 73 дәвалау учреждениесендә, шулай ук компаниянең җылылык белән тәэмин итү зонасында урнашкан башка кулланучыларга кайнар су бирү туктатылып торылачак.
Кайнар суны туктату графигы 2014 елның 5-нче маеннан соң Казан Мэриясенең рәсми порталында: www.kzn.ru, шулай ук “Генерирующая компания” ААҖ рәсми порталында: www.tatgencom.ru эленәчәк.
Илсур Метшин җаваплы структураларга кайнар суны туктатып тору вакытын тиешенчә үтәргә кушты. “Киләсе җылылык бирү сезонына әзерлек эшләре кайнар суны туктатып тору белән бәйле. Бу котылгысыз. Шәһәрлеләргә бу хакта алдан ук хәбәр итүегезне сорыйм. Һәм иң мөһиме – кайнар суны туктатып торуның билгеләнгән вакытыннан чыкмасагыз иде. Әлеге эшне максималь рәвештә шәһәр халкы белән диалог формасында алып бару зарур”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.